Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыга эш визиты белән «Полихим Системс»ны гамәлгә куючысы Фридрих Йегер килде

Германия кунагы белән мэр Наил Мәһдиев очрашты. Мэриядә узган эшлекле сөйләшүдә шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен үстерү бүлеге башлыгы Алия Бикташева, «Полихим Системс» генераль директоры Илдар Фәйзрахманов һәм компаниянең финанс директоры Луиза Шәфигуллина катнашты.

Билгеләп үтик, «Полихим Системс» немец предприятиесе «Яр Чаллы» ТОСЭРнең беренче резидентлары рәтеннән. Әлеге статусны алар 2016 елның декабрендә үк алдылар. Компания резина валчыгыннан капламалар, сэндвич панельләр, тау чыгару, нефть эшкәртү сәнәгате һәм башка бик күп өлкәләрдә кулланыла торган полиуретан системалары җитештерү белән шөгыльләнә. Чаллыдагы җитештерү оешмасы - Россиядә «Полихим Системс»ның бердәнбер бүлекчәсе.
Очрашу барышында яклар үзара файдалы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Фридрих Йегер ассызыклаганча, алар Яр Чаллы шәһәрен җитештерүне урнаштыру өчен мәйданчык итеп сайлап, ялгышмаганнар. «Сезнең шәһәрегез бик яхшы: эш өчен менә дигән шартлар. Без биредә эшләүче бик күп яхшы кешеләр белән аралаштык», - диде ул һәм шәһәрнең 2019 елда соңгы визитыннан бирле туган үзгәрешләргә гаҗәпләнүен билгеләп үтте. «Сыйфатлы юллар, яхшы инфраструктура - Яр Чаллы шәһәрендә яшәү һәм бизнесны үстерү өчен барлык шартлар да бар», - диде ул.
Фридрих Йегер чимал базарында пандемия шартларында барлыкка килгән дөньякүләм проблемалар белән бәйле борчуларын белдерде. Аның фикеренчә, Россия территориясендә, аерым алганда, Татарстан территориясендә «Полихим Системс» җитештерүнең тулы циклын локальләштереп, чит ил компонентлары җитештерүчеләренә бәйлелекне булдырмаска кирәк.
Наил Мәһдиев аңлатканча, республика Хөкүмәте һәм шәхсән президент Рөстәм Миңнеханов бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруга җитди игътибар бирә һәм теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итүдә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр