Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының "Камрегионпродукт" ширкәте продукциясендә кош гриппы расланган

(Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның ветеринария хезмәте өчен май ае уңышсыз башланган. Бу кош гриппы белән бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов билгеләп узды. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Яр Чаллының...

(Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның ветеринария хезмәте өчен май ае уңышсыз башланган. Бу кош гриппы белән бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов билгеләп узды.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, Яр Чаллының "Камрегионпродукт" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә (шәхси эшмәкәр Ахунова) Ростов өлкәсеннән күркә ите кертелгән. "Ел башыннан алар 792 тонна алган. 21 апрельдә бу компаниядә кош гриппы диагнозы куелды. Ветеринария хезмәте продукцияне кош гриппына тикшереп, лабораториядә шушы диагноз расланды. Бүген республикада 326 тонна шушы продукция исәпләнә, аның 314 тоннасы Яр Чаллыда шушы предприятие складында, 7 тонна Казан кибетләрендә, калган продукция республиканың 27 муниципаль берәмлегендә. Бүген продукция йолып алынган. Һәр партия Россельхознадзор лабораториясендә тикшереләчәк", - дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.

Аның әйтүенчә, һәр партиягә аерым экспертиза уздырылачак.

"Әгәр кош гриппы диагнозы куелса, эшмәкәр барлык продукцияне юк итәргә тиеш булачак", - дип аңлатты Алмаз Хисаметдинов. Аның сүзләренчә, Ростовның "Евро-Дон" компаниясеннән бу продукция безнең республикага рөхсәт документлары нигезендә кертелгән булган. "Хәзерге вакытта Ростов өлкәсе ни өчен шундый документлар биргәнлеге тикшерелә", - диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы.

Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, Яр Чаллы предприятиесендә кош гриппы табылу белән "Ак Барс", "Чаллы бройлер" предприятиеләренә дә куркыныч яный. "Аларда 5 миллионга кадәр кош асрала. Безнең очып кайтучы кошларны туктатыр көчебез юк, шуңа күрә мөмкин булган барлык чараларны күрү зарур", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X