Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының 5нче хастаханәсе йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты

Авыруларның терелгәннәре өйләренә киткән.

6 августтан «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктата. Клиникада булган барлык авырулар я тернәкләнеп өйгә кайтарылганнар, я башка «ковидлы» госпитальләргә күчерелгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көндә хастаханәдә тулы дезинфекция үткәрелә. Киләсе атнада стационар яңадан күппрофильле хастаханә буларак эшне дәвам итәчәк. Пациентларга ашыгыч медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелер, ә планлы эш режимына этаплап кайту булыр дип көтелә.

5нче Шәһәр хастаханәсе базасында госпиталь ябылганнан соң, респиратор-вирус йогышы билгеләре булган пациентларны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә кабул итәчәк. 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев