Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының Автозавод районында муниципаль хезмәт ветераннарын зурладылар

Автозавод районында муниципаль хезмәт ветераннарын зурладылар. Анда Автозавод, Боровецк префектурасының элеккеге хезмәткәрләре һәм Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре катнашты.

Җыелган кунакларны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов сәламләде: «Сезнең күбегез катлаулы шартларда эшләде. Шунысы куанычлы, сез хәзер дә сафта, без сезнең акыллы һәм эшлекле киңәшләрегезгә таянабыз. Бүген без сез булдырган иң яхшы традицияләрне саклап калырга һәм аларны арттырып, районыбыз гражданнарының тормышын тагын да уңайлырак ясарга тырышабыз».
Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Сәламәтлеге буенча очрашуда катнаша алмаган ветераннарны Винер Харисов өйләренә барып котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу