Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының кайсы предприятиеләрендә коронавирус белән авыручыларны ачыклаганнар

Хәзерге вакытта Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 659 очрагы теркәлгән, аларның җидесе – соңгы тәүлек эчендә.

29 чаллылы медицина күзәтүе астында. Яр Чаллыда коронавирус вәзгыяте турында шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде: "Барлык предприятиеләрдә кирәкле чаралар үткәрелүгә карамастан, эпидемиологик хәлне киеренке дип бәялим. Предприятиеләрне тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланып тора. Без хәзер судка тапшыру өчен 11 административ материал әзерлибез. Кызганычка каршы, инфекциянең яңа очраклары КАМАЗ структур бүлекчәләрендә барлыкка килде, бу – сәүдә-финанс компаниясе. Шулай ук «Транснефть», «Челны-Бройлер» предприятиеләрендә очраклар ачыкланды. "Мәдәният һәм ял паркында" эшләүче хезмәткәр дә авырып китте, «Яр Чаллы» клиникада-санаториясендә дә авыручылар бар", – дип билгеләде Илгизәр Бариев.

 

Наил Мәһдиев Роспотребнадзорга коронавирус шартларында санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозуларны предприятие җитәкчеләренә җибәрергә тәкъдим итте: "Кайбер беренче затлар үзләренең бар да яхшы дип уйлый, үз кул астындагыларның докладлары буенча яши. Билгеләнгән тәртипне бозу белән бәйле барлык документларны иң югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр адресына җибәрүегезне үтенәм. Бер предприятиедә әлегә кадәр бер стаканнан эчәргә яраклы режим оештырылган. Зур, урта яки кечкенә предприятие, аерма юк, һәркайда кешеләр эшли. Башка барлык превентив чаралар да үтәлергә тиеш", - дип ассызыклады мэр.

 

 

 

Хәзерге вакытта шәһәр стационарларында лабораториядә расланган яңа коронавирус инфекциясе диагнозы белән 48 кеше дәвалана. 5 417 кеше, күзәтү срогы тәмамлануга һәм авыруның билгеләре булмауга бәйле рәвештә, медицина исәбеннән төшерелде.

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев