Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк

Кичә Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев ЗЯБ бистәсенең 19 нчы комплексында төзелә торган 129 нчы «Белоснежка» балалар бакчасында булды. Төзелеш мәйданчыгы мэрның иртәнге сәфәре барышында өченче ноктасы булды. Объектта эшләрне Казанның «Абсолют» компаниясе алып бара. Төзүчеләр эшләрне 58%ка башкарган.

Балалар бакчасында урыннарның зур өлеше, 220дән 120се ясле яшьтәге балалар өчен билгеләнгән.

107 яшь чаллылы төзелеп килүче балалар бакчасына юллама алды инде. 19 микрорайонда барлыгы 500 яшь чаллылы үз чиратын көтә.

 

Мәктәпкәчә учреждениенең беренче катында идәннәр җылы булачак. Төзүчеләр хәзер плитка җәю белән мәшгуль.

Төзүчеләр мэрга эшләрнең июль азагы-август башында тәмамланачагын хәбәр иттеләр.

 

 

 

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев