Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь биюче Миләүшә Разова: “Мин әлегә асылташ кына, бриллиант буласым бар!”

Әллә заманасы шулай, әллә хәзерге яшь буын актив түгел: күпләре физик тормышны, спортны якын күрми компьютер артында гомерен үткәрергә ярата. Шуңа да өлкән буынның күпчелеге бүгенге яшьләрдән канәгать түгел. Виртуаль дөньяда, үз мәнфәгатьләре турында уйлаучы егет-кызлар интернетта "яши". Әмма яшьлек дәрте белән канатланып, милли хисләр белән ялкынланып бар көчен спортка,...

Зур куаныч бит бу: яшьләр арасында да тырыш, тәртипле, инсафлы, матурлыкка омтылучылар бар, алар халкыбызның алтын киләчәге. Алар арасында республикабызның яшь биючесе, инде үзенең кабатланмас чыгышлары белән танылып өлгергән биюче Миләүшә Разова да бар.Ул күп мәртәбәле бию бәйгеләре җиңүчесе.

Миләүшә - Яр Чаллыда туып-үскән кыз. Мәктәптә укыганда ук биергә ярата, кечкенәдән төрле кичәләрдә катнаша, үзенең дәртле биюләре белән бәйрәмнәрне бизи. Тора-бара зур сәхнәләрдә төрле конкурсларда катнашып лауреат һәм дипломант исемнәренә, бүләкләргә ия була. Әйтик, Миләүшә Разова - республикакүләм "Минем матурым" бәйгесендә Гран-при, "Нәүрүзбикә"дә беренче урын яулый. "Сабан туе гүзәле" - 2016" бәйгесендә "Иң мөлаем кыз" номинациясендә җиңә. Моннан тыш, талантлы, сылу туташ Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының махсус бүләгенә лаек дип табыла.

Миләүшә татар матбугаты, шәхсән "Шәһри Чаллы" газетасының укучысы һәм тугры дусты да. Бүген газета укучыларыбызга халкыбызның өметле баласы, әти-әнисенең горурлыгы, талантлы биюче, Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятенең өченче курс студенты Миләүшә Разова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Милләтебезне яратучы кеше буларак, мине татар гаиләләрендә үскән малайлар һәм кызларның татар телен белмәүләре нәфрәтләндерә, ә ана телебездә матур итеп сөйләшүче яшьләр сокландыра. Миләүшә белән әңгәмәбез милләтебезнең яшәешен дәвам иттерүче татар теле турында сөйләшүдән башланып китте, чөнки ул катнаш мәктәптә белем алуына да карамастан, татар телендә бик матур итеп сөйләшә.

- Моның өчен мин беренче чиратта әти-әниемә рәхмәтлемен. Алар безне туган телне яратырга, милли-гореф гадәтләребез үрнәгендә тәрбияләргә тырыштылар. Без гаиләдә татарча гына сөйләшәбез. Шагыйрь әтием һәм укытучы әнием безне кечкенәдән татарча матур итеп сөйләшергә өйрәттеләр. Аларга бик зур рәхмәт, чөнки үз халкыңның мәдәниятенә, сәнгатенә, әдәбиятенә мәхәббәт гаиләдә саф татарча аралашудан, сөйләшүдән туа бит.

- Миләүшә синең әтиең популяр җырлар авторы, әниең психология укытучысы. Гадәттә кыз балалар әниләре эзеннән китә, ә син сәнгатьнең сезнең гаиләгә хас булмаган төрен сайлагансың. Биюче һөнәрен сайларга нәрсә этәргеч булды?

- Бу минем үз татар халкыбызны ярату белән бәйле, максатым милләтемә, сәнгатькә хезмәт итү булды. Биюче булырга җыенмасам да, сәнгатьнең бу төрен кечкенәдән яраттым. "Адажио" бию студиясенә йөрдем. 2013 елда "Татар кызы - таң йолдызы" шәһәркүләм бәйгесендә катнашып беренче урын яуладым. Шуннан соң әтием: "Кызым, безне уңышларың белән шатландырасың, биюләреңне кешеләр дә ярата, сәнгать белгечләре дә хуплыйлар, үзеңә бик матур татар милли киеме тектерик. Читек тә алырбыз. Әйдә, үз татар биюләре белән сәхнәләрне дер селкет!", - диде. Күлмәкне иң шәп сәхнә костюмнары тегә торган "Чулпы" ательесында тектердек. Ә менә Чаллыда читекләр табып булмады. Әтием аны автор-башкаручы Флера Талипова аша белеште. Флера ханым шул чакта читекнең нигә кирәклеге белән дә кызыксынган. Аннары ул "Миләүшә минем концертларымда биемәс микән?," дигән тәкъдим ясаган. Менә шуннан башланды инде иҗат юлым. Флера апа мине үзенең концертларына даими чакырды. Аннан мине сәхнәдә башка җырчылар, артистлар күреп алды. Китте чакырулар, хәтта бер кичкә өчәр концертта биергә чакырулар булды. Аннан гастрольләргә дә йөри башладым.

- Белүемчә, син сәхнә киемнәрен үзең эшләп алган гонарар акчасына тектерәсең...

- 2013 елда беренче гонарар акчасы 300 сум алдым.Шулай концертларда 10 меңгә кадәр акча җыеп, читек тектердем. Үзем эшләп тектергән беренче аяк киеме булгангадыр инде, мин аны бик яратам, ул минем күлмәкләремә дә, биюләремә дә килешеп тора.

- Кайсы артистлар белән гастрольләрдә йөрдең?

- Казаннан Гөлгенә Кәлимуллина, Рәшит Шамкай, Чәчкә, Илназ Бах, Башкортстаннан Фән Вәлиәхмәтов үзләренең концертларына чакыра башладылар. Чаллы артистлары Шәфәгать Салихов, Ринас Әхмәтов, Эльмира Сөләйманова, Наил Әнәсов, Илгизәр Мортазин, Руслан Кираметдинов һ.б. концертларында чыгыш ясадым, хәзердә алар белән хезмәттәшлек итәм. Аллага шөкер, кайда гына чыгыш ясасам да, тамашачылар биюләремне алкышларга күмәләр, чәчәкләр бүләк итәләр.

- Татарстанның халык артисты, юмор остасы Рәшит Шамкай сине бик ярата. Соңгы клибыңда икәү төшкәнсез. Милләтебезнең күренекле артисты белән дуслыгыгыз турында сөйлә әле.

- Әйе, без Рәшит абый һәм аның гаиләсе белән бик дуслар. Башкортстанда бергә берничә концерт куйдык. Ул минем иҗатыма гашыйк булды. Шуннан соң безнең арада туганнарча җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Кәефем төшкәндә Рәшит абый минем күңелемне күтәрә. "Татарстан яңа гасыр" каналында "Манзара" тапшыруында да минем турында сөйләде. Казанга барсам, ул мине каршы ала. Тәмле ризыклары белән сыйлый: ул токмачлы ашны, коймакны бик оста пешерә. Шаяртып: "Казанда Миләүшә Разова кайчан килә", - дип сорыйлар, ди. Суфия апа да мине үз баласыдай якын итә. Аллага шөкер, мин аның белән дә дус. Рәхмәт яусын, ачык йөз белән каршы ала, тагын кил дип озатып кала.

- "Төшләреңә керим әле" дип исемләнгән соңгы клибыңда Рәшит Шамкай төп герой...

- Минем биюләрем турында зарисовкалар шактый, клиплар төшерергә дә яратам. Аларның берсендә Рәшит абыйны да күрсәтәсем килде. Башыма идея килде, аны озак уйламыйча тормышка да ашырдым. Сюжеты болайрак: Рәшит абый чәчтарашханәгә керә. Чәчен кискәндә йоклап китеп, төшендә минем биюемне һәм чәчтарашның кашларын кисүен күрә. Уянып китсә, чәч матур, кашлар үз урынында. Аңа түбәтәй кигезеп озатып җибәрәм. Клиент канәгать булып китә. Клипны интернеттан һәм "Мәйдан" каналыннан карарга була.

- Миләүшә, сәхнә тормышың кыска гына булса да, репертуарыңда биюләр шактый. Аларны үзең уйлап табасыңмы, әллә тәкъдим итәләрме?

- Репертуарымда егермегә якын бию, 5 клип бар. Шифоньерда үзем тектергән егермедән артык бию костюмнарым саклана. Биюләрне дә үзем куям (мин бит әле булачак хореограф!), киемнәрнең дә сызымнарын үзем уйлыйм, тектерәм. Биюләргә көйләрне дә үзем сайлыйм. Бу иҗади процесс миңа бик ошый. Әйткәнемчә, костюмнарның эскизларын да үзем иҗат итеп төннәрен уйланып ятам, ә тукымаларны махсус кибетләрдән алам. Тегүче Диләрә апага күрсәтәм. Ул мине ярты сүздән аңлый, нәтиҗәдә матур сәхнә киемнәре барлыкка килә.

- Соңгы вакытларда иҗат әһелләре арасында бер-берсенең хезмәтләрен: әйтик, җырларны, көйләрне урлау кебек ямьсез күренеш барлыкка килде. Моңа карата син нинди фикердә?

- Мондый хәл белән үзем дә очраштым. Биергә яратучы кызлар интернеттан минем биюләрне урлыйлар. Бу бик ачуны китерә торган нәрсә. Мин биюләремне әйткәнемчә үзем уйлап чыгарам, иҗат итәм, костюмнарга акча тотам, кыскасы, алар - минем йөрәк җимешләрем, зур сәнгатьтә -кыйблам, эшләп ашый торган ипием һәм визит карточкам. Автор хокукларын саклау дигән нәрсәне онытмасыннар иде. Кеше хезмәтен үзләштереп, концертларда чыгыш ясап җиңел генә акча эшләргә омтылучыларга теләгем шул: уйлагыз, эзләнегез, иҗат итегез, тормышта үз юлыгызны табарга тырышыгыз. Мәдәнияттә каракларны яратмыйлар. Ә минем иҗатымны хөрмәт итүчеләргә, фанатларга, тамашачыларга рәхмәт. Рәхмәтемнең иң олысы киемнәр тектерергә, клиплар төшерергә, тормышымда һәм иҗатымда төп таянычларым булган әти-әниемә.

- Син - Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте студенты. Биредә уку сиңа иҗат мөмкинлекләрен үстерергә булышмый калмыйдыр?

- Әлбәттә. Мин биредә укуым өчен шат. Көллият директоры Әлфирә Әкбәровага, кафедра мөдире Лилия Фәтхуллинага, педагоглар - Наталья Харина, Роза Бигашевага рәхмәт. Директорыбыз Әлфирә Әкбәрова турында берничә сүз әйтәсем килә. Ул безне төрле яклап үстерергә тырыша, төрле мәдәни чараларда катнаштыра. Башка шәһәрләргә, республикаларга, хәтта чит илләргә дә чыгыш ясарга җибәрә.

- Белүемчә, Әлфирә ханым үзләренә укырга чакырганда синнән бриллиант ясыйбыз дип әйткән. Бу хакмы?

- Бу чыннан да дөрес. Көллияткә укырга кергәндә Әлфирә ханым: "Син әле асылташ кына, ә уку дәверендә без синнән бриллиант ясарбыз", - диде. Минем уйлавымча, без хәзер укытучыларым белән ярты юлда. Миңа биредә уку бик ошый.

- Миләүшә кумирларың бармы?

- Минем кумирым - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Чишмәкәй" балалар бию студиясе җитәкчесе Рәсимә Хәйбуллина. Ул бик үзенчәлекле шәхес, аның биюләре миңа бик ошый, иҗатына сокланам, мин аннан үрнәк алырга тырышам. Соңгы вакытларда биюче Нурбәк Батулла иҗаты белән дә кызыксына башладым. Аның иҗатын да, милли сәнгатебезне үстерергә омтылышлы булуын да, биюләрен дә яратам.

- Киләчәктә язмышыңны бию белән бәйлисеңме?

- Көллияттә мин хореограф, биюче, мәдәният хезмәткәре һөнәрләре буенча укыйм. Әлбәттә киләчәктә дә биермен дип уйлыйм. Балаларны бию серләренә өйрәтәсем дә, яңа биюләр куясым килә. Үземнең киләчәгемне якты, матур, уңышлы итеп күзаллыйм. Моның өчен АллаҺ боерса көчем дә, иҗади фантазиям да җитәрлек.

- Үзеңнең сольный концертыңны куярга уйламыйсыңмы?

- Әлегә иртәрәктер, Әлфирә ханым әйткәнчә, бриллинат булгач карарбыз, АллаҺ боерса.

- Син шактый күп артистлар белән гастрольләрдә булырга өлгердең. Артистларның кайсы сыйфатлары сиңа ошый, кайсы яклары ошамый?

- Мин Эльмира Сөләйманова, Гөлгенә Кәлимуллина кебек гади, эчкерсез җырчыларны яратам. Кылтаеп, борын чөереп йөргәннәрне өнәмим. Аннан соң чыгыш ясар алдыннан бер бәя әйтеп, соңыннан азрак түләргә тырышучы артистларга ачуым килә. Хезмәт тиешенчә бәяләнергә тиеш.

- Миләүшә син бик күп бәйгеләрдә катнашасың. Узган ел "Сабан туе гүзәле" бәйгесендә катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яуладың, "Иң мөлаем кыз" номинациясендә җиңдең. Бәйгеләрдә катнашу сиңа нәрсә бирә?

- Бәйгеләрдә катнашу миңа иҗат мөмкинлекләрен арттырырга ярдәм итә. Анда яңа дуслар табам. Ул төрле яклап иҗатка дәртләндерә.

- Иҗаттан тыш, тагы ниләр эшләргә яратасың?

- Әти-әниемнән тәмле милли ризыклар пешергә өйрәнәм. Токмачлы аш, коймак, кыстыбый, өчпочмак һәм башка ашларны пешерәм инде. Хәзер менә үзенчәлекле итеп тавык кыздыру серләренә өйрәнергә торам.

- Шундый матур, уңган кыз артыннан йөрүче егетләр дә күптер инде. Яраткан егетең бармы?

- Дустым бар. Аллага шөкер, мөнәсәбәтләребез яхшы.

- Сәнгать юлыннан китәргә теләгән, ягъни биюче булырга хыялланган егет-кызларга нинди теләкләр әйтерсең?

- Биюче буласыгыз килсә, тырышыгыз, физик хезмәтне, спортны яратыгыз, иҗади сәләтегезне үстерегез, кыенлыклар алдында туктап калмагыз, милләтебезне беренче урынга куеп яшәгез ! Үзегезнең ялкынлы, дәртле биюләрегезне куегыз, биегез! Кыскасы, сәхнәдә үз юлыгызны табыгыз. Талантыгызны үстерү юнәлешендә тырышып эшләсәгез, хыялларыгыз тормышка ашар!

Әңгәмәдәш - Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X