Яшәү минимумы расланды
Яңалыклар тасмасы

Яшәү минимумы расланды

Россиядә яшәү минимумының күләме 2022 елда җан башына –12 654 сум, хезмәткә яраклы халык өчен – 13 793 сум, пенсионерлар өчен – 10 882 сум, балалар өчен – 12 274 сум тәшкил итәчәк.

2022-2024 елларга федераль бюджет проектына Владимир Путин шундый төзәтмә кертте. Бу саннар, дәүләт башлыгының тагын ике төзәтмәсе белән бергә, җомга көнне Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты тарафыннан хупланды, дип яза РИА Новости. 

Фото: rostov.mk.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


эш хакы

Нет комментариев