“Яшә, урман!”
Республикабызда башланган Бөтенроссия "Яшә, урман!" акциясенә Чаллы җәмәгатьчелеге дә кушылды.
Шәһәрдә урманнарны саклау һәм агач утырту буенча чаралар үткәрелә. Шәһәр яны урманнарын чүп-чардан арындыру, агач һәм куакларның орлыкларын җыю оештырыла. Бу эштә укучылар һәм студентлар, заводлар эшчеләре актив катнашыр, дип көтелә. 8 октябрдә бөтен шәһәр белән агач утырту өмәсе булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев