Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшелчә бәяләре төшә

Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиядә алга таба яшелчәләрнең бәясе төшәр дип фаразлый. «Аларның бәясе, быелгы уңышы исәпкә алып, арзанаячак», - дип белдерде ул журналистларга. Быел яшелчәләр иң нык кыйммәтләнгән продукция рәтенә керде. Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар-июль айларында аларның бәясе 18,3 процентка арткан, дип яза Татар-информ. Әмма яңа уңыш...

Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиядә алга таба яшелчәләрнең бәясе төшәр дип фаразлый. «Аларның бәясе, быелгы уңышы исәпкә алып, арзанаячак», - дип белдерде ул журналистларга. Быел яшелчәләр иң нык кыйммәтләнгән продукция рәтенә керде. Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар-июль айларында аларның бәясе 18,3 процентка арткан, дип яза Татар-информ. Әмма яңа уңыш өлгерү белән алар арзаная башлады. Росстат 16 августта хәбәр иткәнчә, узган атнада аларның бәясе 3,8 процентка (аннан алдагы ике атнада - 3,9 һәм 3,7 процентка) кимегән. Шул исәптән, кәбестә - 10,6, бәрәңге, суган, кишер һәм помидор 6,1-9,4 процентка очсызланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X