Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча бөтенроссия кайнар линиясе эшен дәвам итә

Яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча бөтенроссия кайнар линиясе эшен дәвам итә. Кулланучылар 2021 елның 2 августыннан 13 августына кадәр консультация алырга мөмкин.

"Кайнар линия"не үткәрү барышында Роспотребнадзор хезмәткәрләре РФ норматив хокукый актлары нигезендә яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясенең сыйфатына, куркынычсызлыгына һәм яраклылык срокларына карата таләпләр буенча, яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясен маркировкалау кирәклеге турында аңлатмалар бирәләр, туңдырылган продукцияне сату кагыйдәләре турында сөйлиләр, азык-төлек продуктларын сайлау буенча киңәшләр бирәләр, кибеттә сыйфатсыз продукт табылган очракта кулланучыга кайда мөрәҗәгать итергә кирәклеге турында сөйлиләр.
Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге: 8 (800) 555-49-43 (шалтырату бушлай).
Бердәм консультация үзәге операторлары тәүлек буе шалтыратуларны кабул итә. Аерым сораулар буенча шалтыратулар территориаль органнарга һәм Роспотребнадзор оешмаларына җибәрелә. Идарә белгечләре тарафыннан консультацияләр эш режимы нигезендә үткәрелә.
Кулланучыларга ярдәм йөзеннән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсы булдырылды һәм эшли, анда барлык кирәкле мәгълүматләр урнаштырылган, шул исәптән ялган азык-төлек продукциясе җитештерүче һәм сатучы предприятиеләр турында да, дип хәбәр итә шәһәр сайты.
"Кайнар линия", аның нәтиҗәләре, шулай ук Роспотребнадзор тикшеренүләре турында тулырак здоровое-питание.рф. сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар элемтә