Яшьлеккә кайту бәйрәме
Һәр елны июль аеның соңгы җомгасында ГЭС бистәсенең Үзәк урамында төп Чаллылылар бәйрәме уза. Аны Кама буендагы гүзәл шәһәребездә туып-үскән кешеләр дә, илебезнең төрле төбәкләреннән КАМАЗ төзелешенә килеп, Чаллыда төпләнгәннәр дә көтеп ала. Быел әлеге күркәм чара 29 июльдә узды.
Әйтергә кирәк, ул шәһәр көненә багышланган бәйрәмнәрнең иң күркәме, иң тәэсирлеседер, мөгаен. Анда дуслар, сыйныфташлар, якташлар очраша. Россиянең, БДБ илләренең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр әлеге чарага махсус кайта. "Мин Омскида яшим. Яшьлегем бүген бәйрәм уза торган Үзәк урамда үтте. Ел саен биредә якташларым, дус-ишләрем белән очрашам. Безне үткәннәргә алып кайтучы шундый күркәм чараны оештыручы, төп Чаллы кызы, шәһәребезнең мактаулы гражданы, "Энергетик" мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаевага бик зур рәхмәт", - ди Ринат әфәнде.
Чаллы якташлык җәмгыяте - актив эшчәнлек алып бара торган иҗтимагый оешмаларның берсе. Ул 1988 елда теркәлгән, шуннан бирле уңышлы эшли. Төп Чаллылылар бәйрәмен җәмгыять инде 20 ел "Энергетик" мәдәният сарае белән бергә оештыра. "Бу - тарихка, яшьлеккә кайту. Күренекле артистлар, иҗат коллективларына кушылып җырлыйбыз, биибез", - ди китапханәче булып эшләп лаеклы ялган чыккан шәһәрдәшебез Дания ханым Дәүләтшина.
Бәйрәмне оештыручылар программага ел саен яңалык кертергә тырышалар. Быелгысы шәһәр көне белән беррәттән Чаллы пристаненең 165 еллыгына да багышланды, чөнки Кама буендагы ак кала тарихында аның үз урыны бар. Ул озак еллар дәвамында Идел һәм Кама елгаларында иң эре йөк пристане булып саналган. Ә 1970нче елларда дөньяның төрле кыйтгаларыннан КАМАЗ төзелешенә килгән егет-кызларны биредә каршы алганнар. "Нәкъ менә шул чорларда тарих Яр Чаллыны бөтен дөнья картасында хезмәт батырлыгы шәһәре итеп танытты. Сез Советлар Союзының төрле төбәкләреннән килгән автогигант төзүчеләрнең беренчеләрен җылы һәм кунакчыл каршы алдыгыз. Әлеге матур сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә читтән килгән кешеләр шәһәрне яраттылар. Ә төп чаллылылар өчен бу - кече Ватан, сезнең балачак һәм яшьлек шәһәре. Сез аңа йөрәгегезнең бар җылысын биреп, үзегезнең тормышыгызны багышладыгыз. Шуңа күрәдер дә Чаллы уңайлы, якты, матур һәм игелекле гамәлләр шәһәре булып калды да", - диде үзенең чыгышында башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин.
Чаллы кызы, Татарстан дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да бәйрәмгә килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Ул гүзәл шәһәребез үсешенә фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән кешеләргә рәхмәт белдерде, яшь буынны тарихны белергә, өлкәннәрне хөрмәт итеп яшәргә чакырды.
Чаллы якташлык җәмгыяте рәисе, шәһәр советы депутаты Альберт Петров та якташларын бу күркәм бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Чара дәвамында 1970-80 еллардагы матур җырлар яңгырады. Артистларга кушылып, бәйрәмгә килүчеләр биеделәр, вальс әйләнделәр. Матур җырлар, дәртле биюләрдән тыш биредә Чаллының төрле тармакларында эшләүче, үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче күренекле шәхесләрне котлап, бүләкләр дә тапшырдылар. Алар арасында легендар табиб, ЗЯБ бистәсендәге 4нче хастаханәгә нигез салучы, Чаллының мактаулы гражданины Линуза Ганиева, Социалистик хезмәт герое, КАМАЗ төзелеше ударнигы, Радик Җәләев һәм башкалар бар иде. Хезмәте белән Чаллыны данлаган әлеге күркәм кешеләрнең тормыш һәм хезмәт юлы егет-кызларга үрнәк булырлык.
Үзәк урамдагы төп чаллылылар бәйрәме быел да бик күңелле узды. "Аллага шөкер, туганнар, дуслар белән кабат очраштык. Яшьлегебез үткән урамны, Кама буен карап йөрдек. Чаллының көннән-көн матурлануына сөендек. ГЭСтагы Яр буе да төзекләндерелә. Моңа да бик шатландык. Барыбызга да исән-сау булып, киләсе елда да монда - Үзәк урамда очрашырга насыйп булсын", - ди Миләшкәй бистәсендә яшәүче Зинаида Петрова. Шәһәребездә тарихны яңартучы, җырлы-моңлы һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итсен иде.
Зөлфия ГАЛИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев