Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләргә эш табу җиңелме?

Кичәге студентлар - хәзер инде дипломлы белгечләрнең бу көннәрдә киләчәкләренә юл яру, ягъни эшкә урнашу белән мәшгуль вакытлары. Иң мөһиме - сайлаган һөнәрең күңелгә ятышлы, акчалы, перспективалы булырга тиеш, ди егет һәм кызлар үзләре. Теләкләр хыялда гына каламы, әллә инде тормышка да ашамы? Әлеге сорау белән без яшь белгечләргә мөрәҗәгать...

Кичәге студентлар - хәзер инде дипломлы белгечләрнең бу көннәрдә киләчәкләренә юл яру, ягъни эшкә урнашу белән мәшгуль вакытлары. Иң мөһиме - сайлаган һөнәрең күңелгә ятышлы, акчалы, перспективалы булырга тиеш, ди егет һәм кызлар үзләре. Теләкләр хыялда гына каламы, әллә инде тормышка да ашамы? Әлеге сорау белән без яшь белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Илназ Сираев, сайт администраторы:

- Минемчә, төп кыенлыклар яшьләр өчен эш урыннары булмауда. Элек бит кеше уку йортын тәмамлап чыкканда кая эшкә барачагын белгән. Ә хәзер хәл башкачарак. Өлкән яшьтәгеләр дә хезмәт урыннарына ябышып ята, лаеклы ялда булсалар да китмиләр. Күңеленә хуш килгән эш таба алмаучылар да хәтсез. Яшь кешенең карьера баскычы буйлап күтәрелүенә эшенең күңеленә хуш килүе, коллектив йогынты ясый дип уйлыйм. Һәм әлбәттә инде хезмәт хакы, чөнки энтузиазм белән генә булмый, яшәргә дә кирәк бит. Хәзерге күзаллаулар буенча, нинди дә булса уңышка ирешү өчен кыю булырга, кеше белән аралаша һәм ялагайлана белергә кирәк. Шулай булмаганда, карьера әкрен үсеш ала.

Сиринә Мөхәммәтҗанова, журналист:

- Бүгенге көндә уку йортын тәмамлаган яшь белгечкә эш табуы бик авыр. Чөнки тәҗрибәсез, кичәге студентны эшкә аласылары килеп тормый. Ә ничә еллар буе баш калкытмый уку белән генә мәшгуль белгечнең каян булсын ди тәҗрибәсе. Шуңа да уку йортлары студентларына эш табуда ярдәм итсә бик яхшы булыр иде. Яшь кешенең карьера үсешенең төп сәбәпчесе - бары тик ул үзе генә. Танышлык аша яхшы эшкә кереп утырган белгеч, акылы һәм таланты булмаса, әллә нинди зур уңышларга ирешә алмаячак.

Руслан Бажутов, фотограф:

- Бүген Россия гражданлыгы булган яшь кешегә эшкә урнашуда авырлыклар юк. Барлык өлкәләрдә дә эш урыннары җитәрлек. Хезмәт хакы һәм аны эшләп алу вакыты анысы инде башка мәсьәлә. Эш урыны сайлаганда бу зур үзенчәлеккә ия, билгеле. Кеше үзе өчен менә бу сорауга җавап бирергә тиеш: аңа эше ошыймы, әллә инде ул акча гына яратамы?! Яраткан эшеңне башкарган очракта, гәрчә хезмәт хакы аз булса да, карьера баскычыннан күтәрелү мөмкин булачак. Эштә осталык вакыт белән килә һәм ул кыйммәт тора.

Лилия Зиннурова, язучы:

- Эшкә урнашканда туган авырлыкларның сәбәпләре төрле. Дөнья белән капитализм идарә итә. Бүген бөтен нәрсә дә керем өчен эшләнә. Ә яшьләр өчен тиз һәм күп акча кирәк. Ә бит алай була алмый. Иң беренче чиратта, үзеңнең профессиональ осталыгыңны тел белән түгел, эшләп күрсәтү зарур. Менә шул чагында карьера баскычында да үсеш булачак. Яшьләр үзләре теләгән эшне таба алмый, яхшы тормыш эзләп, я башка шәһәргә күчәргә, я үзенә ошамаган эшкә барырга мәҗбүр.

Гөлнәзирә Садыйкова, ассистент-сәркатиб:

- Яңа гына укуын бетергән яшь кешегә яхшы эшкә урнашу өчен кыюлык та кирәк. Эшкә урнашырга килгәндә үк үзеңне ышанычлы, тырыш, аралашучан кеше буларак таныту мөһим. "Кыюлык - ярты бәхет", - дип юкка гына әйтмиләр.

Р. Минеханова сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X