Шəhри Чаллы

Яшәрәсең килсә...

Умарта кортлары һәм кешеләр. Бал кортларының нинди табигый үзенчәлекләре безгә гыйбрәт һәм үрнәк була ала? Әлеге язма картлыкны «әйләнеп узу» турында уйлаучылар өчен. Умарта гаиләсендәге тәртип Умарта кортлары җәмгыять булып яшәүчеләр төркеменә кергәнлектән, аларның гаиләсе төрле эшләр башкара торган гаилә әгъзаларыннан: бер корт анасыннан, соры корт дип атала торган ата...

Умарта кортлары һәм кешеләр. Бал кортларының нинди табигый үзенчәлекләре безгә гыйбрәт һәм үрнәк була ала? Әлеге язма картлыкны «әйләнеп узу» турында уйлаучылар өчен. Умарта гаиләсендәге тәртип Умарта кортлары җәмгыять булып яшәүчеләр төркеменә кергәнлектән, аларның гаиләсе төрле эшләр башкара торган гаилә әгъзаларыннан: бер корт анасыннан, соры корт дип атала торган ата кортлардан һәм күп сандагы эшче кортлардан тора. Корт анасының төп вазыйфасы йомырка салудан, шуның нәтиҗәсендә гаиләдәге барлык кортларның тулы санда саклануын һәм гаиләнең үрчүен тәэмин итүдән гыйбарәт. Соры кортлар сан ягыннан эшче кортларга караганда күпкә ким булсалар да, алар - умарта кортлары гаиләсенең үрчүен төп тәэмин итүчеләр. Корт анасының пары булу өчен соры кортлар арасында чын мәгънәсендә көрәш бара һәм, нәтиҗәдә, аларның иң егәрлеләре генә киләчәк буынның атасы була. Корт анасының һәм эшче кортның генетик нигезе соры кортныкы белән бер түгел: алар - аталанган йомыркалардан, ә соры корт личинкалары аталанмаган йомыркалардан чыга. Гаиләнең төп өлеше эшче кортлардан тора. Аларны үрчү органнары җитлекмәгән, йомырка салу сәләтлеген югалткан ана женесле кортлар дип карарга мөмкин. Эшче кортлар гаиләдә үрчемне тәрбияләү, кәрәз ясау, гаиләне дошманнан саклау, азык (нектар) җыю, ояда кирәкле температура булдырып, корт анасын, соры кортларны һәм эшче кортларны тәрбияләп чыгару кебек катлаулы эшләр башкара. Умарта кортларының иң әһәмиятле, кешегә охшаш биологик үзенчәлеге - аларның гаилә булып яшәве. Корт анасы, соры кортлар һәм эшче кортлар аерым-аерым һич яши алмый. Корт анасы картайган саен аның ана булу инстинкты кими, яки бөтенләй юкка чыга. Шундый чакта эшче кортлар бер-берсен бал корты сөте (маточное молоко) белән туендыра башлый. Эшче кортлар хатын-кыз җенесеннән булганлыктан, аларның кайберләрендә ана инстинкты барлыкка килеп, аталанмаган йомырка салырга тотыналар. Ул йомыркалардан үрчү органнары җитлекми торган соры кортлар барлыкка килә. Ана истинкты барлыкка килгән әлеге эшче кортлар "трутовка" дип атала. Трутовкадан корт анасы тумый һәм алардан туган соры кортлар нәсел дәвам итәргә сәләтле булмый. Әгәр умартада соры кортлар саны оптималь чамадан артык икән, бу - корт анасының картаюы турында сөйли. Әгәр умартачы картайган корт анасын вакытында яшь анага алыштырса, трутовкалар барлыкка килми һәм, кортлар гаиләсендә әгъзалар нисбәте оптималь булып, умарта яшәүчәнлек көчен югалтмый. Бер бала - юк бала... Милләтне умарта кортлары белән чагыштырырга да мөмкин. Аның да гомер баскычлары, шул исәптән, картаю чоры бар. Милләт тә гаиләләрдән тора. Милләтнең "яшьлеген" яки "картлыгын" аны тәшкил итүче күпчелек гаиләләрдәге балалар саныннан һәм яшьләрнең ничә яшьтә гаилә коруыннан чамаларга мөмкин. Бер категория гаиләләр 18-25 яшьләрдә корылып, аларда өч-дүрт бала туа. Психологик яктан - андый гаиләдә тәрбияләнгән кешеләрдә үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар нык була. Икенче категория гаиләләр 25-30 яшьләрдә корылып, аларда бала саны, гадәттә, икедән артмый. Психологик яктан - гаиләнең мондыенда тәрбияләнгән кешеләрдә "дуслыкка-туганлыкка мохтаҗлык" сыйфаты була. Өченче категория гаиләләр 30 яшьтән соң корылып, аларда бары тик бер генә, бик сирәк кенә очракларда гына ике бала туа. Психологик яктан - андый гаиләдә тәрбияләнгән кешеләргә эгоистик үзенчәлекләр хас. Димәк, яшь милләттә гаиләләр иртә корыла һәм нигездә мондый гаиләләрдә балалар күп туа. Бу катгый закончалык түгел, әлбәттә, кайбер очракларда искәрмәләр дә булырга мөмкин. Яшь милләтнең табигый үрчеменә бернинди сәяси яки социаль шартлар тәэсир итә алмый. Яшьлек егәрлегенә күрә ул, һәрвакыт диярлек, демографик үсештә була. Карт милләтнең демографиясен исә дәүләт социаль кызыксындыру чаралары белән ясалма үстерергә тырыша. Әйтик, ана икенче бала тапса - акча, өченче бала алып кайтса, җир бирә. Зур булмаган гаиләдә тәрбияләнгән бала белән ишле гаиләдә өлгергән баланың психологияләре шактый аерыла. Күмәклек, ишлелек, бер-берен кайгыртучанлык, бергәлекле караш кебек гадәт-сыйфатлар нәкъ менә зур гаиләдә салына. Ишле гаиләдә тәрбияләнгән кешеләр күңелендә югары максатлар - дәүләтчелек идеяләре яши ала. Инде җөпләп әйтсәк, табигый демографик үсешнең төп шарты - гаилә коручыларның икесенең дә күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүе. Милләтне менә шулай итеп яшәртеп була. Хәзерге яшьләрнең күпчелегенең тормышка җиңел каравы, соң гына гаилә коруы, ишле гаилә төзүдән баш тартуы, милләт, дәүләт мәсьәләләренә битарафлыгы, алай гына да түгел, маңкортлыгы - бу ничек кенә тупас яңгырамасын - аларның нәкъ менә "трутовкалар"дан тууына, ягъни зур булмаган гаиләдә тәрбияләнүенә ишарә. Милләтне күпхатынлык та коткара Милләтне картайтмауның тагын бер хәлиткеч ысулы - күпхатынлык. Әлеге гадәт борын заманнарда ук күп халыкларда күзәтелгән. Хәзерге вакыт күзлегеннән караганда, бу кыргыйлык саналса да, ул чакта аның культурасы, мәгънәви нигезе булган. Элекке заманнарда ир-егетләр сугыш кырларында ятып калган, яки сәламәтлеге какшау сәбәпле, хатын-кызга караганда күбрәк үлгән. Шуңа күрә җәмгыятьтә ир-ат белән хатын-кыз нисбәте күзгә күренерлек дәрәҗәдә тигезсез булган. Яшьлек сынауларын узып, сугышлардан исән кайткан, тормышын ныклап корган ир-атлар, кызлар "карт кыз" калмасын, тол хатын-кызлар ялгыз булмасын дип, икенче хатын алганнар. Шул рәвешле, милләт анасы ялгыз картаймаслык булып, табигый механизм эшләгән. Асылда бу ир-атның һәм хатын-кызның көндәлек мәнфәгатен кайгырту гына түгел, ә милләтнең урта яшен саклау һәм гомерен озайту да булып торган. Мәгълүм ки, гаиләдә бала саны күбрәк булган саен, милләт яшьрәк була. Дамир ШӘЙХЕТДИН. Чаллы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: