Шəhри Чаллы

Яулык бәйләүне тыю турында карар юкка чыгарылды

Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (русча атамасы Белозерье) мәктәбе директоры Вера Липатова укытучыларга яулык бәйләүне тыйган документның үз көчен югалтуын белдергән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә мәктәптә узган җыелыштагы укытучыларга сылтама белән адвокат Марат Ашимов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның декабрендә Азюрка мәктәбендә дресс-код кертелү турында документ кабул ителә. 24 декабрьдә мәктәп директоры Вера Липатова, Мордовия мәгариф министры урынбасарлары Галина Явкина һәм Елена Солдатова укытучыларга шундый шарт куя - яки алар яулыкларын салып, мәктәпнең кагыйдәсенә буйсына яки эштән китә. Яулыгын салырга теләмәгән ике укытучы эштән китүе турында игълан итә, дистәдән артык яулыклы укытучылар үз хокукларын яклау өчен адвокат Марат Ашимовка һәм җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәләр. Бу проблема буенча күп кенә дин әһелләре - шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мордовия мөфтиләре Фәһим хәзрәт Шәфиев, Зәки хәзрәт Айзатуллин, Илдус хәзрәт Исхаков, "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татарстан һәм Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Россия мөселманнар Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге үз фикерләрен белдерделәр. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәптә дини атрибутикага урын юк дигән фикерен җиткерде.Рус православ чиркәве вәкиле яулык бәйләүгә уңай карашта икәнлеген җиткерде.

Марат Ашимов әйтүенчә, мәктәп җитәкчелеге кабул иткән бу карарның юкка чыгуы яулык киюгә бернинди каршылык юк дигәнне аңлата. "Ул документтагы аргументлар да бик көчсез иде, әмма шуларга сылтанып, яулык салуны таләп иттеләр. Хәзер исә мәктәп җитәкчелегенә яулыкларны салыгыз дип әйтергә бөтенләй җирлек юк", - дип белдерде ул.

Адвокат мәктәп җитәкчелегенең бу адымын үз хаталарын аңлаулары, яулык салдыру турындагы карарны кабул итәргә юридик җирлек булмау белән аңлата. "Аларның судта үз дөреслекләрен исбатларга шанслары бик аз иде", - дип саный ул. Шул ук вакытта ул бу документның юкка чыгуын проблеманы хәл итү дип санамавын әйтте. "Бу - комплекслы проблема. Укучыларга, студентларга кагылышлы проблемалар хәл ителде дип әйтеп булмый. Бу беренче адым гына. Педагогик институтта укучы студентларга практика үтә алмаячаксыз , укудан куабыз дигән басым булды. Хәзер тынычландылар бугай", - диде ул.

Марат Ашимов бу проблеманы хәл итәргә теләүче иҗтимагый оешма вәкилләрен ике якны килештерүгә сәбәпче булганадымнар ясарга чакырды. "Без җиңдек" дигән язмалар каршы якның ачуын чыгарачак. Дус яшик дип өндәгән, төрле милләтләр, диннәр барлыгын аңлаткан язмалар кирәк.Каршы як та мөселманнарның дошманлашырга теләүләрен түгел, тыныч яшәргә теләүләрен аңларга тиеш. Ике якны килештерергә кирәк", - диде ул.

http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: