Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Явыз Иван һәйкәленә капчык кидергәннәр

Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелуга ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчып кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйган. Күптән түгел тантаналы шартларда Орел шәһәрендә ачылган Явыз Иван һәйкәлен инде мыскыллый да башлаганнар. "Вконтакте"да "Типичный Орел" төркемендә урнаштырылган фотога караганда, һәйкәлнең башына капчып кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйганнар....

Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелуга ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчып кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйган.

Күптән түгел тантаналы шартларда Орел шәһәрендә ачылган Явыз Иван һәйкәлен инде мыскыллый да башлаганнар.

"Вконтакте"да "Типичный Орел" төркемендә урнаштырылган фотога караганда, һәйкәлнең башына капчып кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйганнар. Тактада "Духота то какая, темнота" дип язылган.

Орел каласында "тиран" һәм "палач" дип тә саналучы Явыз Иванга татарларның Хәтер көненә туры китереп һәйкәл ачкан иделәр. Шулай ук "канлы патшаны" яратучы даирәләр Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә пот куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Ә Красноярски ягындагы Кански шәһәрендә аңа канлы казык рәвешендә альтернатив һәйкәл куйган рәссам Владислав Гультяев исә "Явыз Иван һәм Сталин кебекләргә һәйкәлләр кую репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау" дигән иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев