Шəhри Чаллы

Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә 128 мең кеше китәчәк

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш башлана. Бу хакта Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының оештыру-мобилизаөия идрәасе җитәкчесе Евгений Бурдинский җиткергән.

"Узган елның язында гаскәрләргә 142 мең кеше җибәрелгән иде. Быел аларның саны 10 процентка кимеде һәм 128 меңне тәшкил итәчәк", - дигән ул. Генерал-лейтенант сүзләренә караганда, чакырылыш буенча армиягә алынучылар санының кимүе контракт нигезендә хезмәт итүчеләр артуга бәйле. Чаллыдан армия сафларына 500 гә якын алыныр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: