Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язмыш уңышка ирешү юлын һәрчак үзе таба

Шәһәребезнең “Изгелек” физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Рәмзия Хәйбулова белән Ләйсән Сагандыкова “Минем флаг - минем Россия” бөтенроссия акциясе кысаларында, “Язмыш, ул кош кебек, уңышка ирешү юлын һәрчак үзе таба” дигән темага талантлы кешеләр белән очрашу узды.

 Аның максаты адаптив спортны, “Яр Чаллы” коляскалы спортчыларның баскетбол командасы мисалында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Очрашуга республикадан читтә дә танылган “Яр Чаллы” коляскада баскетбол командасы спортчылары, социаль хезмәт алучылар: команда капитаны Рамил Лотфуллин һәм команда әгъзалары - Альберт Җаббаров белән Фәнис Сәхбиев иде. Спортчылар үз тормышларының: имгәнүгә кадәр, инвалидлык алгач кыенлыклар һәм коляскаларда психологик киртәләрне җиңүләре турында сөйләделәр. Алар бер-берсе белән танышулары, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә һәм коляскаларда бию буенча тренировкаларга ничек чакыру алуларын искә төшерделәр.

Социаль хезмәт алучылар коляскада-баскетбол командасының 2013 елда барлыкка килгәнен әйттеләр. Ә 2014 елда ул Сочида узган XXII кышкы Паралимпия уеннарын ачу һәм ябу тантанасында катнашкан. Күп сәгатьле тренировкалар һәм һәрберсенең шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә баскетбол командасы зур уңышларга ирешә. Россия буенча коляскада-баскетбол төре буенча төрле ярышларда, турнирларда, чемпионатларда, шул исәптән стритболда һәм керлингта, күптапкыр бронза, көмеш һәм алтын медальләр яулый. Команда шәһәр, республика һәм гомумроссия дәрәҗәсендәге ярышларга баруларны оештыруда ярдәм иткән, шулай ук иганәчелек ярдәмен оештырган өчен Үзәк җитәкчелегенә рәхмәтле булуларын да әйттеләр.

Альберт Җаббаровның коляскаларда бию белән шөгыльләнүе һәм коляскаларда бию буенча Россиянең паралимпия җыелма командасында торуы һәм үзенең партнеры белән безнең илне Европа һәм дөнья дәрәҗәсендәге рәсми ярышларда тәкъдим итүе тамашачыларны шаккатырды. Очрашу барышында кунаклар киләчәккә планнары белән уртаклаштылар һәм тыңлаучыларның, призлы урыннар биләгәндә һәм бүләкләнгәндә, Россия флагы астында басып, үз Ватаныбызның гимнын тыңлаганда үзләрен ничек хис итүләре турында сөйләделәр. Очрашуда җырлар биюләр белән үрелеп алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев