Шəhри Чаллы

Язучылар берлеге үз кандидатын атады

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Г.Тукай премиясенә кандидат итеп язучы Камил Кәримовны чыгарган. Утырышта барлыгы алты кандидатура каралган, дип хәбәр итә "Идел" журналы.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышында Тукай премиясенә кандидатуралар каралган. Бу хакта язучы Вахит Имамов хәбәр итте. Социаль челтәрдәге аккаунтында ул болай дип язып куйды: «Бүген 4 сәгать буе янып-пешеп бәхәсләшә һәм яклый-яклый, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә Язучылар берлеге исеменнән мәгълүм прозаик Камил Кәримовны бердәнбер кандидат рәвешендә тәкъдим иттек. Гәрчә 6 язучы үз әсәрләре белән дәгъвачы саналса да, фәкать Камил гына идарәдә өчтән ике тавыш җыя алды».
В.Имамов атаган 6 язучы кемнәр соң? Айдар Хәлим, Рәниф Шәрипов, Резеда Вәлиева, Камил Кәримов, Рәфкать Кәрами һәм Рашат Низами. Безгә мәгълүм булганча, утырышта катнашкан 24 кешенең 18е Камил Кәримов кандидатурасын яклап тавыш биргән.
Шулай ук идарә утырышында Гаяз Исхакый премиясенә - Рәниф Шәриповны, Һади Такташ премиясенә - Рифат Җамалны, Фатих Хөсни бүләгенә - Фирүзә Җамалетдинованы, Җамал Вәлиди бүләгенә Рифә Рахманны да тәкъдим иткәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: