Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язучылар – халык алдында

Шә­һә­ре­без зы­я­лы­ла­ры Ту­кай һәй­кә­ле янын­да "Ирек­ле мик­ро­фон" дип атал­ган әдә­би ча­ра үт­кәр­де. Ан­да Чал­лы дәүләт та­тар дра­ма те­ат­ры ар­тист­ла­ры Ту­кай әсәр­лә­рен укы­ды­лар. Язу­чы­лар бер­ле­ге­нең Чал­лы бүле­ге җи­тәк­че­се Фа­кил Са­фин Әдә­би­ят, Парк­лар һәм сквер­лар ел­ла­ры уңа­ен­нан әдип­лә­ре­без та­ра­фын­нан бик күп ча­ра­лар үткәре­лүе ту­рын­да ас­сы­зык­лап әйт­те. Язу­чы Ай­дар Хә­лим "Ка­мАЗ ка­ен­на­ры ту­рын­да...

Шә­һә­ре­без зы­я­лы­ла­ры Ту­кай һәй­кә­ле янын­да "Ирек­ле мик­ро­фон" дип атал­ган әдә­би ча­ра үт­кәр­де.

Ан­да Чал­лы дәүләт та­тар дра­ма те­ат­ры ар­тист­ла­ры Ту­кай әсәр­лә­рен укы­ды­лар. Язу­чы­лар бер­ле­ге­нең Чал­лы бүле­ге җи­тәк­че­се Фа­кил Са­фин Әдә­би­ят, Парк­лар һәм сквер­лар ел­ла­ры уңа­ен­нан әдип­лә­ре­без та­ра­фын­нан бик күп ча­ра­лар үткәре­лүе ту­рын­да ас­сы­зык­лап әйт­те. Язу­чы Ай­дар Хә­лим "Ка­мАЗ ка­ен­на­ры ту­рын­да бал­ла­да" ди­гән әсә­рен бе­рен­че тап­кыр укы­ды. "Ләй­сән" әдә­би бер­ләш­мә­се җи­тәк­че­се, шу­шы ча­ра­ны оеш­ты­ру­чы Ро­за Хә­ми­дул­ли­на Чал­лы­ның әдә­би ка­ла, ан­да көч­ле иҗат әһел­лә­ре яшә­вен ял­кын­ла­нып сөй­лә­де. Ул бо­лай ди­де: "Би­ре­дә ши­гырь­лә­рен укы­ган өл­кән язу­чы­ла­ры­быз­ның да күп­че­ле­ге за­ма­нын­да "Ләй­сән" бер­ләш­мә­се­нә йөр­де. Яшь иҗат­чы­лар да би­ре­дә чы­ны­гу ала. "Ләй­сән" бер­ләш­мә­се күп иҗат әһел­лә­ре­нә зур мәй­дан­га чы­гар­га юл бир­де".

Чал­лы пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­ты га­ли­ме Ән­вәр Шә­ри­пов бү­ген­ге за­ман­ның төр­ле миз­гел­лә­рен ча­гыл­дыр­ган "Бер әби­гә хә­ер бир­дем" ди­гән фәл­сә­фи ши­гы­рен укып уй­ла­ныр­га мәҗ­бүр ит­те. Чал­лы жур­на­лист­лар бер­ле­ге рә­и­се, язу­чы Рах­ман Шә­фи­гул­лин азат­лык җил­лә­ре алып кил­гән мил­ли ка­за­ныш­ла­ры­быз ту­рын­да бә­ян ит­те.

Со­ңын­нан мик­ро­фон ал­ды­на ба­ла­лар чык­ты. Алар әдип­лә­ре­без ши­гырь­лә­рен укы­ды­лар, үз­лә­ре яз­ган иҗат җи­меш­лә­ре бе­лән дә та­ныш­тыр­ды­лар.

Әдә­би ча­ра­да ке­ше ар­тык күп бул­ма­са да, ул бик тә­э­сир­ле һәм күр­кәм үт­те. Үзәк ки­тап­ха­нә хез­мәт­кәр­лә­ре мон­дый оч­ра­шу­лар­ны ки­лә­чәк­тә дә дә­вам итәр­без, дип вәгъ­дә бир­де­ләр.

Мир­һа­ди Ра­зов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев