Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әйберләргә икенче тормыш – җәмгыятькә файда

Шундый өндәмә белән Чаллыда ноябрь азагында "Игелекле йөрәк" шәфкатьлелек акциясе узды. Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен әйберләр җыюны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән берлектә "Чүп. Бүтән.Юк. Яр Чаллы" экологик хәрәкәте активистлары оештырды.

Акциядә 500дән артык кеше һәм шәһәрнең 15 белем бирү учреждениесе катнашты. Уртак көчләр белән атна дәвамында 8 кубометр чамасы кием һәм балалар уенчыклары җыйдылар. "Сезгә кирәкмәгән кием кемгәдер җылынырга булышырга мөмкин", - диде акциядә катнашучылар. Сабыйлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен алар тарафыннан алып киленгән киемнәр, шулай ук аларның ата-аналары тапшырган өс-баш һәм аяк киемнәре мохтаҗ гаиләләргә сизелерлек ярдәм булды. "Экология күзлегеннән караганда, файдаланылган әйберләрне икенчел куллану - чыгымсыз һәм куркынычсыз. Ә инде сезнең әйберләрнең икенче тормышы аз тәэмин ителгән гаиләләргә булыша алганда, бу әле социаль әһәмияткә дә ия", - диде Экология министрлыгы белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев