Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әйбәт балны начарыннан ничек аерырга?

Күпләребез балны бик ярата. Шуңа күрә татлы ризыкны сезонында гына түгел, бәлки елның теләсә кайсы фасылында, теләсә кемнәрдән (умартачылардан гына да түгел диюебез) сатып алырга туры килә. Гади кулланучыга ничек алданмаска? Ничек итеп яхшыны начардан аерырга? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән әйтүләренчә, сатып алучылар ярминкәләрдә балны гадәттә тәменә карап сайлый. Болай...

Күпләребез балны бик ярата. Шуңа күрә татлы ризыкны сезонында гына түгел, бәлки елның теләсә кайсы фасылында, теләсә кемнәрдән (умартачылардан гына да түгел диюебез) сатып алырга туры килә. Гади кулланучыга ничек алданмаска? Ничек итеп яхшыны начардан аерырга?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән әйтүләренчә, сатып алучылар ярминкәләрдә балны гадәттә тәменә карап сайлый. Болай эшләү дөрес түгел. Бал тәме авызда 40 минут саклана. Шулай берничә сортны бер-бер артлы кабып карагач, авызда тәмнәр "кушылмасы" барлыкка килә, беренчесе тәмлерәк булган кебек тоела. Сүз уңаеннан, бал татлы булырга тиеш, дип уйлауның дөрес фикер түгеллеген искәртеп үтик. Чын бал - әчкелтем татлы һәм әчкелтем тәме никадәр күбрәк булса, шуның кадәр файдалырак. Гадәттә ялганлап ясалган балның тәме тешләрне камаштырырлык дәрәҗәдә татлы-баллы була.

Балның сыйфаты тәменә карап кына түгел, башка билгеләре буенча да бәяләнә. Шуны белеп торыгыз: сыек бал бары тик тонык кына булырга тиеш. Аның кашыкка "чорналуы", агып торган җирендә "таучык" ясалуы шарт. Киресенчә икән, бал өлгереп җитмәгән, димәк, әчергә мөмкин, дигән сүз. Чын бал гадәттә ике ай эчендә ката. Кышын сыек бал күрсәгез, йә бал кортларын шикәр белән "сыйлаганнар", яисә балны эретеп, барлык шифалы матдәләрен юкка чыгарганнар дигән сүз. Ул гына да түгел әле: 50 градустан югарырак температурада эреткәндә, балда төрле чирләр һәм хәтта яман чир китереп чыгарырдай агулы матдәләр барлыкка килә. Шулай да, әйтергә кирәк, ак акация, каштан, Ерак Көнчыгышның лимон агачы, арчан (вереск) баллары бер елдан соң гына ката. Балны кыш көне сайлаганда, кристаллары рәвешенә игътибар итегез. Әйбәт бал онга охшаш бик вак кристаллар хасил итеп ката (шул вак кристаллар аңа аксыл сары төс бирә дә). Кристаллары эре икән, димәк, умартачы бал кортларына шикәр ашаткан дигән сүз.

Кайбер намуссыз җитештерүчеләр һәм сатучыларның механик катнашмалар әзерләү очраклары да бар. Мәсәлән: балга шикәр комы өстиләр. Бу хәйләне өй шартларында болай ачыкларга була: бал эремәсенә ляпис (кристалл сыман төссез порошок, медицинада микробларга каршы чара буларак кулланыла) өстибез. Савыт төбендә ак утырма хасил булса, балга шикәр комы өстәлгән дигән сүз. Кристалланып торсын өчен балга он һәм крахмал салалар. Мондый балны өй шартларында тикшерү өчен йод тамызып карарга мөмкин: составында он һәм крахмал булса, бал зәңгәрләнә.

Куерту өчен балга желатин, акбур өстәү очраклары бар. Уксус эссенциясе тамызсагыз, ялган бал чыжылдый.

Хәзер ярминкәләрдә балны пластик савытлардан агызып бирәләр. Тик мондый савыттагы балны күп дигәндә бер атна гына сакларга ярый. Балны тутырып кую өчен металл савытлардан - тутыкмас корычтан, никельдән эшләнгән, эмаль (тик купкан урыннары булмаска тиеш) савытлар сайларга кирәк. Иң яхшысы - кәрәзле бал. Аны берничә ел буе сакларга мөмкин.

Кибетләрдән, минимаркет, павильон һәм киосклардан савытка тутырылган (шул исәптән, сувенир савытларга) бал сатып алганда, иң элек этикеткасына күз салыгыз. Анда җитештерүчесе, балның үзе, туры килү декларациясе (декларация о соответствии), ГОСТ яки ТУ турында мәгълүматлар, җитештерү датасы, сату срогы турында тулы мәгълүматлар булмаса, мондый балны урап узу әйбәтрәк. Базарда сатыла торган балның чүнник паспорты, туры килү турында декларациясе, сатуга рөхсәт кәгазе һәм лабораториядән диастаз саны (шифасы өчен куелган билге) күрсәтелгән аттестаты булырга тиеш. Балда актив ферментлар никадәр күбрәк булса, билгесе дә югарырак.

Бал сатып алганда, шуны истә тотарга кирәк: аны саклау срогы нибары бер ел. Җылыда тотарга ярамый: температура 15 градустан югарырак булганда, бал углеводлар катнашмасына әйләнә. Балны саклау өчен иң кулай савыт - кара пыяладан эшләнгән банка (әйбәтләп ябылган булырга тиеш).

Илдар Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев