Өйдә эсселекне ничек киметергә?
Өендә кондиционеры булмаган кешегә челләдә авыргарак туры килә, бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләргә. Шуңа күрә акыллы башлар аннан башка да эсседән котылу әмәлләрен уйлап тапкан. Аларны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.
Фатирны әз генә булса да суытып җибәрер өчен беренче киңәш: тәрәзәләргә кояштан саклаучы махсус пленка ябыштырыгыз. Бу пленка яктылыкны да, җылыны да кире кайтару сәләтенә ия. Мондый пленка төзелеш кибетләрендә, кайвакыт көнкүреш химиясе, яки йорт кирәк-яраклары бүлекләрендә сатыла. Бер төргәкнең бәясе 300 сумнан башлана, ике тәрәзәгә бер төргәк җитәргә тиеш.
Әгәр дә бу юк икән, ризык әзерләү өчен кулланыла торган фольга да ярый. Чәчәк бәйләме төрә торган фольганы да кулланырга була. Бу эшкә ярты сәгать вакытыгыз китәр, әмма соңыннан фатирда күпкә рәхәтрәк булыр.
Икенче киңәш: тышта 30 градус эсселек торганда, тәрәзәләрне ачмаска кирәк. Ачып, без өйгә эссе һава гына тутырабыз. Тәрәзәләр көндез ябык торсын, бигрәк тә үтәли җилләтеп булмый торган фатирларда. Өйне төнлә җилләтү кулайрак.
Өченче киңәш: алюминий ярдәмендә «суыту». Әгәр дә ванна бүлмәсендә сөлге киптергеч кайнар тора икән, ул ванна бүлмәсен дә җылыта, бу җылы өйгә дә тарала. Сөлге киптергечне фольга белән төреп куйсагыз, температураны берничә градуска төшерүгә ирешерсез.
Дүртенче киңәш: су «процедуралары». Өй һавасына һәм пәрдәләргә пульверизатор ярдәмендә салкын суны ешрак сиптерегез. Келәмнәрне җыеп алыгыз, идәнне бик салкын су белән сөртеп торыгыз.
Бишенче киңәш: суыткычта зуррак кисәкле итеп боз катырыгыз. Бу бозны тәлинкәләр белән җилләткеч (вентилятор) каршына куегыз. Җилләткеч кайнар һаваны түгел, ә бәлки бераз суытылган һаваны куар. Җилләткеч һәм боз кечкенә куәттәге кондиционер ролен башкарырлар. Эчендә су катырылган пластик шешәләрне дә шул рәвешле файдаланырга була.
Алтынчы киңәш: плитәдә мөмкин хәтле аз әйбер пешерергә, ә духовканы кабызмаска тырышыгыз. Күбрәк салкын ризык - салат, окрошка һ.б. әзерләгез. Микродулкын мичен файдаланыгыз. Суыру-җилләткеч системасын ешрак кабызыгыз, ул кайнар һаваны тышка куарга ярдәм итәр.
Һәм, ниһаять, җиденче киңәш: өйдә ярымшәрә яки бик җиңел киенеп йөрегез, кием синтетика булмасын. Аңа пульверизатор белән салкын су сипкәләгез.
Әлбәттә, бу киңәшләр ярдәмендә өйдәге һаваны кондиционер кебек үк суытып булмый-булуын. Әмма шулай да алар челләне бераз булса да җиңелрәк кичерергә ярдәм итәрләр дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев