Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәйге чорда Чаллыда өч меңгә якын бала эш белән тәэмин ителәчәк

Җәйге чорда балигъ булмаганнарга тәкъдим ителгән төп эшләр: торак пунктларын чистарту һәм төзекләндерү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга, өлкәннәргә ярдәм итү, мәктәп җиһазларын, балалар спорт мәйданчыкларын ремонтлау, мәктәп яны участокларында авыл хуҗалыгы эшләрен башкару, предприятиеләрдә ярдәмче эшчеләр, курьер хезмәте белән бәйле эшләр башкару һәм башкалардан гыйбарәт. Бу максатларга дәүләт бюджетыннан өч млн. сумнан артык акча бүленгән.

Шәһәрнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова белдерүенчәүсмерләрне эш белән тәэмин итү чаралары гыйнвар аеннан ук башлана. Бүгенге көндә 2692 эш урыны буенча 28 килешү төзелгән, җирле бюджеттан һәм «Студент яшьләрне һәм укучыларны эшкә урнаштыру үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе хисабына  2074 эш урынына ике килешү, шулай ук  эш белән тәэмин итүчеләр хисабына 618 эш урынына 26 килешү төзелгән.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җәйге чорда балигъ булмаган балаларга матди ярдәм күрсәтә. Федераль бюджеттан һәр балага аена хезмәт хакыннан тыш өстәмә 1275 сум акча бүленгән. Бюджет оешмаларында эшләүче мәктәп укучыларының хезмәт хакы июньдә –  4023 сум, июльдә – 4024 һәм августта 4065 сум тәшкил итә. Тәүлегенә ике сәгатьтән артык эшләүче балаларның хезмәт хакы күбрәк булачак. Әлеге сумма баланың "Ак Барс" яки Саклык банкында  ачылган счетларына күчеп барачак. 
Быел: июньдә - 1200, июльдә  - 900, августта 600 мәктәп укучысы эшкә урнаштырылачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев