Шəhри Чаллы

Ык буена Сабантуйга килегез!

Ык буе авыллары Сабан туе 14 район халкын берләштерәчәк. Әлеге проектны Башкортстанда яшәүче татар эшмәкәрләре тәкъдим иткән. Милли бәйрәмне 22 июльдә билгеләп үтәргә планлаштыралар.Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр иткән."Ык - Башкортстан республикасы, Оренбург өлкәсе, Татарстандагы 14 район территорияләре аша ага торган елга. Ык...

Ык буе авыллары Сабан туе 14 район халкын берләштерәчәк. Әлеге проектны Башкортстанда яшәүче татар эшмәкәрләре тәкъдим иткән. Милли бәйрәмне 22 июльдә билгеләп үтәргә планлаштыралар.Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр иткән."Ык - Башкортстан республикасы, Оренбург өлкәсе, Татарстандагы 14 район территорияләре аша ага торган елга. Ык буенда урнашкан авылларның күбесе - татар авыллары һәм әлеге Сабан туе алар өчен зур бәйрәмгә әверелер дип өметләнәбез", - дигән Марс Тукаев.

Ык буенда булгач нигә Агыйдел яки Сөн буенда да үткәрмиләр икән? Сабантуен Актаныш белән Илеш районы чигендә үткәрү күпкә отышлы булыр иде.Бирегә килер өчен юллар да яхшы, турырак та һәм Казаннан, Чаллыдан, Нефтекамадан, Уфадан, Дүртиледән килергә дә җайлы. Татарлар да бу төбәктә күбрәк. Биредәге Сабантуе 14 районны гына түгел 20гә якын ике республика төбәген берләштерер иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: