Җылылык өчен “уенчылар” түләсен
Шушы көннәрдә республика тикшерү идарәсенең Яр Чаллы буенча бүлек җитәкчесе Марат Галиханов "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә ясаган чыгышында шәһәрдә яшерен комарлы уеннар челтәрен үстерүгә катнашы булган җинаятьчел төркемнең кулга алынуы турында чираттагы "яңалык"ны җиткерде. Чираттагы дип төрттерүем юктан түгел. Ничә еллар дәвамында көрәшәбез әлеге дә баягы "бер куллы бандитлар" белән. Массакүләм...
Шушы көннәрдә республика тикшерү идарәсенең Яр Чаллы буенча бүлек җитәкчесе Марат Галиханов "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә ясаган чыгышында шәһәрдә яшерен комарлы уеннар челтәрен үстерүгә катнашы булган җинаятьчел төркемнең кулга алынуы турында чираттагы "яңалык"ны җиткерде.
Чираттагы дип төрттерүем юктан түгел. Ничә еллар дәвамында көрәшәбез әлеге дә баягы "бер куллы бандитлар" белән. Массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән, безнең басмада да комарлы уеннарның зыяны, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынның әле формалашып җитмәгән психикасына тискәре йогынтысы турындагы язмалар басылып тора. Әлеге "идән асты" бизнесы белән көрәш чаралары, чираттагы рейдның уңышлы нәтиҗәләре, кулга алынган уен автоматлары турында хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә әледән-әле хисап тота. Тик чабып өзгән саен үсеп торган аждаһа башы кебек, әлеге "хикмәтле" автоматларны бер урыннан алып китәргә өлгермиләр, бер атнадан шулар ук икенче урында пәйда була. Аферистлар күпме гомер инде шулай хакимият һәм полиция белән "күз йомышлы" уйныйлар. Крылов мәсәлендәге кебек "ә йөк һаман да үз урынында". Кем кемне алдый соң бу очракта?!
Инде килеп, Марат Галихановның чыгышында китерелгән мәгълүматларга күз салыйк.
- Бүгенге көндә барлык тикшерү чаралары дәлилләр базасын ныгытуга юнәлтелгән. Җинаятьтә гаепләнүче төркемнең эше туктатылды. Бер үк вакытта 50 урында тентү үткәрелде. 13 кеше тоткарланды, шуларның 4есе кулга алынды, 9ы иреккә чыгарылды (шул исәптән, "Еврогрупп" оешмасы генераль директоры Алексей Миронов). Комарлы уеннар оештыру белән шөгыльләнүче 24 бинаның эшчәнлеге туктатылды. Якын арада гаепләү белдереләчәк. Кайбер власть һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең ришвәтчелеккә катнашын да тикшерәбез. Бу нисбәттән таләпләр бик катгый булачак, - дип ассызыклады баш тикшерүче. Мәгълүмат өчен, 5 ел эчендә җинаятьчел төркемнең кереме 200 млн сум тәшкил иткән!
Бәлки, чыннан да, бу өлкәдә "боз кузгалуга" ышаныргадыр. Инде беренче нәтиҗәләрне дә мисалга китерә хокук саклаучылар. ТР Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 12 апрель көнне "Автозавод" полиция бүлеге башлыгы Адай Тлегенов эшеннән читләштерелде. Тикшерү органнары тарафыннан аңа карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, әлеге "хокук саклаучы" 2009 елның сентябреннән 2014 елның февраленә кадәр чорда Яр Чаллыда яшәүче кеше аңа комарлы уеннар эшчәнлеген "түбәләгән" һәм әлеге бизнесны яшәтүдә ярдәм күрсәткән өчен даими рәвештә акча түләп торган. Айлык ришвәт суммасы якынча 100 мең сумнан да ким булмаган. Шәһәрнең чокыр-чакырлы, ватык, җимерек юлларын менә кемнәрдән төзәттерәсе икән бит! Җылылык өчен фатир түләүләренә өстәлгән 2-3 нольле саннарны да шушы комарчылар кесәсеннән алырга кирәк, дигән фикерне дә, минемчә, күпләр хуплар.
Ә шәһәрдә ришвәтчелеккә каршы көрәш дәвам итә. Җинаять эшендә яңа фигурантлар да ачыкланырга мөмкин, дип фаразлый РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча тикшерү идарәсе белгечләре. Озак еллар бөтен халыкның теңкәсенә тигән "идән асты" бизнесы, чынлап та, ябылыр микән?!
Рәзинә
Насыйбуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев