Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җылытачак, гөрләвекләр йөгерәчәк

Февральнең өченче декадасына хас аномаль җылы температура Татарстанга яңадан кайтачак. Ягъни 27февральдән 8 мартка кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсенең һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткән. Иртәгә 28 февраль көнне юеш кар, урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан уртача...

Февральнең өченче декадасына хас аномаль җылы температура Татарстанга яңадан кайтачак. Ягъни 27февральдән 8 мартка кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсенең һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткән.

Иртәгә 28 февраль көнне юеш кар, урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан уртача җил, төнлә 3-5 градус салкын, ә көндез төньяк көнбатыштан уртача җил, бераз кар, 0 дән алып 2 градуска кадәр салкын булачак, дип фаразлана. Татарстан юлларында һәм шулай ук Казанда да көчле бозлавык көтелүен кисәтә Татарстан Гидрометцентры. Ләкин бик тиздән яңадан эретә башлаячак.

«Аномаль җылы һава торышы кире кайтачак. Иртәгә төнлә -2, республика буенча -7, ә көндез температура -4 тән +1 градуска күтәреләчәк. Аннан соң салкынча ике төн көтелә. Пәнҗешәме 0-5 градус салкын, урыны белән 10 градус салкын, ә көндез 4 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана. Шуннан соң нормадан 8-9 градуска югары булган аномаль җылы температура күзәтеләчәк », - дип аңлаткан Ирина Трущина.

Ләкин метеорологлар фикеренчә, бу әле яз иртә киләчәк дигән сүз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев