Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җылыту сезонына әзерләнәбез

Эссе җәйге көннәр сизелми генә үтеп тә китте. Календарьда сентябрь. Димәк, кышка да санаулы көннәр калып бара. Шәһәребез салкыннарга әзерме? Әлеге сорауга эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов җавап бирде.

- Яңа җылыту сезонына әзерлек эшләре 23 апрельдән ук башланып киткән иде. Җәй дәвамында тулы күләмдә барлык җылылык чыганагы объектларын, электр һәм газүткәргеч станцияләрен, су алу һәм чистарту корылмаларын, магистраль һәм квартал эчендәге челтәрләрне ремонтлау һәм ревизияләү эшләре башкарылды. Торак, социаль-көнкүреш һәм сәнәгать объектларында агымдагы һәм капиталь ремонт, тикшерү эшләре үтәлде. Резерв ягулык әзерләнде, - дип хисап тотты Рафаил Кыямов.

Мәсәлән, шәһәрне җылык белән тәэмин итүче төп объект - ул Яр Чаллы ТЭЦы. Яңа җылыту сезонына әзерлек барышында аның җылылык, суүткәргеч-канализация челтәрләре, газ һәм электр белән тәэмин итү челтәрләренең җиһазларын ремонтлау эшләренә 458 миллионнан артык акча сарыф ителде.

Коммуналь комплексны җылыту сезонына әзерләү белән беррәттән торак фондына да зур игътибар бирелде. Күпкатлы торак йортларда капиталь ремонт эшләре башкарылды, инженер челтәрләре модернизацияләнде. Бу эштә заманча технологияләр һәм материаллар кулланылды. Алар җиһазларның эксплуатацияләү чорын озынайтып йортның энергия куллануын киметергә ярдәм итәчәк. Барлык эшләргә 1 миллиардтан артык акча тотылды.

- Соңгы 8 ел эчендә Чаллыда торак фонды өлкәсендә башкарылган капиталь ремонт эшләре, яңа технологияләрне кертү, челтәрләрне яңарту, йортларны автоматлаштырылган индивидуаль җылылык тапшыру пунктлары белән тәэмин итү ярдәмендә, без шәһәр буенча җылылык куллануны киметә алдык. Башкарма комитетның һәм "Генерирующая компания" нең күмәк эшләре ярдәмендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан беренче тапкыр җылылык энергиясе тарифларын төшердек. Хәтта 2016 елның икенче яртыеллыгында да тарифлар 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда түбән булды, - дип сөйләде Рафаил Кыямов.

Кышка әзерлек чаралары кысаларында транспорт инфрастуктурасын да кайгырту мөһим. Чаллы юллары кышкы сезон таләпләренә туры китерерлек итеп карап тотуга тулысынча әзер: 157 махсус кышкы техника бар, тиешле күләмдә реагент, 5100 тонна елга комы һәм 352 тонна техник тоз сатып алынган, ягулык-майлау материаллары булдырылган, техникага ремонт ясалган. Колонналарда эшләү өчен 31 данә КАМАЗ һәм ЗИЛ маркалы машиналар булдырылган. Федераль әһәмияткә ия булган М-7 трассасында юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителешен һәм юлларның халәтен "Трест Камдорстрой" ЯАҖ кайгыртачак. Кышкы чорда юлларны чистартып тору өчен бүгенге көндә предприятиедә 14 махсус техника булдырылган.

Гомумиләштереп әйтсәк, шәһәребез кышка соңгы әзерлек эшләрен төгәлләп килә. Алар 15 сентябрьга кадәр тәмамланырга тиеш. Шуннан соң җылыту сезонын башлап җибәрергә планлаштыралар. Шәһәребезнең автоматлаштырылган индивидуаль җылыту пунктлары булган торак йортлары һәм социаль әһәмияткә ия булган объектларда (мәктәпләрдә,яшьләр үзәкләрендә, спорт һәм социаль яклау, мәктәпкәчә белем алу учреждениеләрендә) җылылык автомат режимында тапшырылачак. Андый пунктлары булмаган социаль әһәмияткә ия булган объектларда, җылылык тапшыру гаризалар буенча, 15 сентябрьдан башланачак. Ә торак йортларга, биш көн эчендә уртача тәүлеклек температурасы +8 градустан артмаган очракта тапшырылачак.

Бүгенге көндә 5 сентябрьдан алып 8нә кадәр җылылык челтәрләре торба үткәргечләре гидравлик сынау үтә. Шуңа да шәһәргә кайнар су бирү туктатылып тора.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев