Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җыр күңелләрне сафландыра

Ин­зи­лә Сә­ли­мо­ва - шә­һә­ре­без­дә уз­ган бар­лык ча­ра­лар­ны үзе­нең чы­гы­шы бе­лән би­зи тор­ган җыр­чы­лар­ның бер­се. Ул һәр­ва­кыт ма­тур, мәгъ­нә­ле җыр­лар гы­на баш­ка­ра. Шу­ңа да сәх­нә­гә Ин­зи­лә чы­гу­га: "Биг­рәк ма­тур җыр­лый ин­де", - ди­ләр. Ә бит аның җыр сән­га­те­нә ки­лүе оч­рак­лы гы­на бул­ган ди­сәм дә ха­та бул­мас. Ин­зи­лә ха­ным бе­лән әң­гә­мә­без дә,...

Ин­зи­лә Сә­ли­мо­ва - шә­һә­ре­без­дә уз­ган бар­лык ча­ра­лар­ны үзе­нең чы­гы­шы бе­лән би­зи тор­ган җыр­чы­лар­ның бер­се. Ул һәр­ва­кыт ма­тур, мәгъ­нә­ле җыр­лар гы­на баш­ка­ра. Шу­ңа да сәх­нә­гә Ин­зи­лә чы­гу­га: "Биг­рәк ма­тур җыр­лый ин­де", - ди­ләр.

Ә бит аның җыр сән­га­те­нә ки­лүе оч­рак­лы гы­на бул­ган ди­сәм дә ха­та бул­мас. Ин­зи­лә ха­ным бе­лән әң­гә­мә­без дә, аның ни өчен җыр­чы һө­нә­рен сай­ла­вын­нан баш­ла­нып кит­те.

- Үзем Тул­бай авы­лын­нан мин. Баш­та Ту­кай ра­йо­ны­ның Күз­кәй, ан­на­ры Мин­зә­лә ра­йо­ы­ны­ның Урыс авыл­ла­рын­да укы­дым. Сый­ныф­таш кыз­ла­рым бе­лән укы­ту­чы бу­лыр­га хы­ял­лан­ган идек. Тик ул тор­мыш­ка аш­ма­ды. Чөн­ки ул ел­ны әни бик күп чө­ген­дер, су­ган алу сә­бәп­ле, җәй буе ба­су­да эш­лә­дек. Им­ти­хан­нар­га әзер­лә­нер­гә ва­кыт кал­ма­ды. Кая да бул­са, укыр­га кир­кә бит ин­де, дус кы­зым бе­лән Ала­бу­га мә­дә­ни-агар­ту учи­ли­ще­сы­на кит­тек. Җыр­лап күр­сәт­тек тә, во­кал бү­ле­ге­нә укыр­га ал­ды­лар. Без­не Сә­ли­мә Хис­мя­то­ва җыр­чы ит­те.

- Сәх­нә си­нең өчен чит бул­ма­ган бит. Җыр­га мә­хәб­бәт ка­ян кил­де икән соң?
- Әти­ем­нең апа­сы Рә­и­сә апа клуб­та тәр­би­я­че бу­лып эш­ли иде. Ул ми­не төр­ле бәй­рәм­нәр­гә ба­гыш­лан­ган ча­ра­лар­да кат­наш­тыр­ды, җыр­лар­га өй­рәт­те. Клуб мө­ди­ре Гәү­һә­рия Га­фар­ро­ва ши­гырь­ләр­не сән­гать­ле уку, сәх­нә­дә үзең­не то­ту, ха­лык ал­дын­да кау­ша­мау, юга­лып кал­мау сер­лә­ре­нә тө­шен­дер­де. Ан­на­ры смотр-бәй­ге­ләр­дә кат­на­ша баш­ла­дым. Шу­лай итеп сәх­нә­гә тар­тыл­дым.
- Хә­зер җыр­чы­лар күп. Эш­кә кая ба­рыйм икән ди­гән со­рау кур­кыт­ма­ды­мы?
-Өч ел укы­ган­нан соң, Чал­лы­га кил­дем. ГЭС­та урам­да нин­ди­дер бәй­рәм ба­ра иде. Шун­да "Моң­лы Чал­лы" ан­сам­бле җыр­чы­сы Ли­лия Кә­ри­мул­ли­на "КА­МАЗ" мә­дә­ни­ят са­ра­ен, "Сер­дәш" ан­сам­бле­нә ба­рып ка­ра әле ди­де. Бар­дым, ан­самбль­нең җи­тәк­че­се Ри­нат Го­бәй­дул­лин бе­лән җыр­чы Ра­вил Га­ли­ев тың­ла­ды­лар да эш­кә дә ал­ды­лар.
- Бе­рен­че гас­т­роль­лә­рең хә­тер­дә­ме?
- "Сер­дәш" кә бар­ган көн­не үк, ба­зар­га ба­рып ак күл­мәк ал­дым да, Юта­зы ра­йо­ны­на гас­т­роль­гә кит­тек. Баш­кор­тос­тан ком­по­зи­то­ры­ның "Хуш ин­де тур­га­ем", та­тар ха­лык җы­ры, "Ир­тә­дә ге­нә то­рам" бе­лән ар­тист тор­мы­шым баш­лан­ды. Ан­на­ры Ри­нат Го­бәй­дул­лин­ның җыр­ла­рын баш­кар­дым. Ал­ла­га шө­кер, та­ма­ша­чы­лар җы­лы ка­бул итә­ләр. "Сер­дәш" тә Ре­зи­дә Шә­рә­фи­е­ва, Ра­вил Га­ли­ев һәм баш­ка­лар бе­лән бик рә­хәт эш­лә­дек.
- Ни өчен "Сер­дәш" тән кит­тең соң?
-Ре­зи­дә Шә­рә­фи­е­ва бе­лән Ра­вил Га­ли­ев үз­лә­ре­нең төр­кем­нә­рен оеш­ты­рып, мөс­тә­кыйль эш­ләр­гә ка­рар ка­бул ит­те­ләр. "Сер­дәш" та­ра­ла баш­ла­ды. Ан­на­ры "Моң­лы Чал­лы" ан­сам­блен­дә җыр­лый баш­ла­дым, 2010 ел­да "Эв­ри­ка" мә­дә­ни­ят үзә­ге­нә эш­кә күч­тем. Мон­да эш­ләү бик рә­хәт, үзең­не төр­ле як­лап сы­нап ка­рар­га бу­ла.
-Ра­вил Га­ли­ев җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге му­зы­каль те­ат­ры "Алай да бу­ла икән" ди­гән спек­такль куй­ды. Ан­да син дә уй­ный­сың. Ра­вил Ин­зи­лә­дән бик әй­бәт дра­ма ар­тис­ты чык­кан бу­лыр иде ди. Ар­тист бул­ма­вы­ңа үкен­ми­сең­ме?
-Юк. Чөн­ки ми­ңа роль­ләр­не ят­лау авыр би­ре­лә. Җыр сүз­лә­рен дә җыр­лый-җыр­лый гы­на өй­рә­нәм.
-Ре­пер­ту­ры­ңа нин­ди җыр­лар сай­лый­сың?
-Төр­ле җыр­лар бар. Кү­ңел­ле, дәрт­ле­лә­ре дә. Ба­ян­чы, ком­по­зи­тор Альф­ред Як­шем­бе­тов: "Ин­зи­лә, дәрт­ле җыр­лар бе­лән ге­нә чик­лән­мә, ре­пер­ту­а­рың­да са­гыш­лы, моң­лы җыр­лар да бул­сын. Син төр­ле кат­лам та­ма­ша­чы­лар өчен җыр­лар­га, бар­сы­ның да их­ты­я­җын ка­нә­гать­лән­де­рер­гә ти­еш", - ди­гәч, моң­лы, са­гыш­лы җыр­лар­ны да яра­тып баш­ка­рам. Шө­кер, та­ма­ша­чы­ла­рым да алар­ны яра­та.
-Син нин­ди әни?
-Ми­нем Сөм­бел, Гү­зәл исем­ле кыз­ла­рым бар. Алар Га­ли Акыш исе­мен­дә­ге ли­цей­да укый­лар. Сөм­бел рә­сем ясар­га яра­та, бә­лә­кәе спорт бе­лән ма­вы­га. Гү­зәл кеч­ке­нә ва­кыт­та җыр­ла­ды, хә­зер оя­ла. Тор­мыш бул­гач, ба­ла­лар­га ка­ра­та та­ләп­чән дә, усал да бу­лыр­га ту­ры ки­лә. Әм­ма күп ва­кыт­та мин алар бе­лән дус­лар­ча ара­ла­шыр­га ты­ры­шам.
-Үзең­нең әти-әни­ең исән-сау­мы?
- Ал­ла­га шө­кер! Мин алар­ны бик яра­там, ат­на са­ен ту­ган авы­лы­ма ка­нат­ла­нып кай­там. Исән бул­сын­нар, алар яшә­гән­дә без ба­ла әле.
-Дус­ла­рың, ки­ңәш­че­лә­рең күп­ме?
-Күп дип әйт­мәс идем. "Сер­дәш" тә­ге дус­лык дә­вам итә. Ре­зе­дә Шә­рә­фи­е­ва, Ра­вил Га­ли­ев бе­лән оч­раш­сак, сөй­лә­шеп туя ал­мый­быз. Ра­вил ту­ган абый ке­бек, ке­ше­не аң­лый, һәр­ва­кыт яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша.
-Дус­ла­рың тән­кыйть­лә­сә үп­кә­лә­ми­сең­ме?
-Юк, кире­сен­чә иҗат­та да, тор­мыш­та да алар­ның ки­ңәш­лә­рен то­тар­га ты­ры­шам. Алар бит на­чар­лык­ка әйт­ми­ләр. Үзе­ңә ях­шы то­ел­ган нәр­сә­ләр, чит­тән баш­ка­ча­рак кү­ре­нә бит.
-Ин­зи­лә Чал­лы­да мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә эш­ләү­че­ләр бик күп ке­бек то­е­ла. Әл­лә ан­да эш­ләү җи­ңе­ле­ме?
-Ке­ше хез­мә­те чит­тән ка­ра­ган­да гел җи­ңел кү­ре­нә ин­де ул. Шә­һә­ре­без­дә ха­лык­ның мә­дә­ни­ят­тә эш­ләр­гә ом­ты­луы ми­ңа кал­са, җи­тәк­че­нең ях­шы­лы­гын­нан, эш­не оеш­ты­ра бе­лү­ен­нән ки­лә­дер. Хә­зер мә­дә­ни­ят ида­рә­сен үзе мә­дә­ни­ят-сән­гать­не ях­шы аң­ла­ган Эль­ви­ра Ног­ма­но­ва җи­тәк­ли. Без ар­тист­лар, аңа бик рәх­мәт­ле.
-Ин­зи­лә, син 20 ел­дан ар­тык сәх­нә­дә. Үзең­нең кон­цер­тың­ны оеш­ты­ру те­лә­ге юк­мы?
-Бер­ни­чә ел­дан ми­ңа 45 ел ту­ла. Шул уңай­дан та­ма­ша­чы­ла­ры­ма үзем­нең кон­цер­тым­ны күр­сә­тер­гә җы­е­нам.
-Та­ма­ша­чы­ла­ры­ңа те­ләк­лә­рең?
-Мә­дә­ни ча­ра­лар­га йө­ре­гез, рә­хәт­лә­неп ял итеп, җыр­лап яшә­гез. Җыр ул моң­лан­ды­ра, уй­лан­ды­ра, кү­ңел­ләр­не саф­лан­ды­ра.
Зөл­фия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев