Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Гүзәл Уразова әкәм-төкәмнәр ярдәмендә җыерчыкларга каршы көрәшә

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың һәрвакыт яшь булып күренү сере ачыкланды. Битендә җыерчыклар килеп чыкмасын өчен ул даими рәвештә әкәм-төкәмотерапиягә йөри икән, дип яза «Артистлар.ру» сайты. Әкәм-төкәмнәрне хатынының битенә Илдар Хәкимов салып тора. Бер әкәм-төкәм яхшы, ә икәү булса, тагын да яхшырак. «Дуслар, сез күп тапкыр сораган идегез, ничек сез...

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың һәрвакыт яшь булып күренү сере ачыкланды. Битендә җыерчыклар килеп чыкмасын өчен ул даими рәвештә әкәм-төкәмотерапиягә йөри икән, дип яза «Артистлар.ру» сайты. Әкәм-төкәмнәрне хатынының битенә Илдар Хәкимов салып тора. Бер әкәм-төкәм яхшы, ә икәү булса, тагын да яхшырак. «Дуслар, сез күп тапкыр сораган идегез, ничек сез һәрвакыт яшь булып күренә аласыз дип. Менә шул серләрнең берсе шул - минем борын өстендә йөри. Бу чын улитка! Һәм җыерчыкларның берсе дә булмый. Бу процедура бөтен җирдә дә юк. Әмма бездә бар», - ди Гүзәл. Әкәм-төкәмнәрнең зурлыгы бакадан ким түгел. Күпләрне куркыта торган бу процедурадан артист бик рәхәтләнеп файдалана, күрәсең. видео-https://youtu.be/QXWM9-tUqbo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев