Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырларында дөнья гаме

Шә­һәр­нең мә­дә­ни­ят уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә рес­пуб­ли­ка­быз­ның та­ныл­ган җыр­чы­ла­ры кон­церт­ла­ры еш бу­лып то­ра. Баш­ка­ла җыр­чы­ла­ры­ның да шә­һә­ре­без­не үз итү­лә­ре бик ку­а­ныч. Яз­ның иң ма­тур бәй­рә­ме ал­дын­нан Та­тар­стан­да да, та­тар­лар яшә­гән чит тө­бәк­ләр­дә дә җыр-моң­на­ры бе­лән та­ныл­ган җыр­чы­лар­ның бер­се яз гөл­лә­ре­нә тиң ха­тын-кыз­ла­ры­быз­га үзе­нең җыр­ла­рын бү­ләк итә - 7 март­та, Са­ра Са­дый­ко­ва исе­мен­дә­ге кон­церт­лар...

Шә­һәр­нең мә­дә­ни­ят уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә рес­пуб­ли­ка­быз­ның та­ныл­ган җыр­чы­ла­ры кон­церт­ла­ры еш бу­лып то­ра. Баш­ка­ла җыр­чы­ла­ры­ның да шә­һә­ре­без­не үз итү­лә­ре бик ку­а­ныч.

Яз­ның иң ма­тур бәй­рә­ме ал­дын­нан Та­тар­стан­да да, та­тар­лар яшә­гән чит тө­бәк­ләр­дә дә җыр-моң­на­ры бе­лән та­ныл­ган җыр­чы­лар­ның бер­се яз гөл­лә­ре­нә тиң ха­тын-кыз­ла­ры­быз­га үзе­нең җыр­ла­рын бү­ләк итә - 7 март­та, Са­ра Са­дый­ко­ва исе­мен­дә­ге кон­церт­лар за­лын­да хал­кы­быз­ның та­ныл­ган җыр­чы­сы, "Бол­гар"п­ре­ми­я­се лау­ре­а­ты,"Мә­дә­ни­ят­тә­ге уңыш­ла­ры өчен" ме­да­ле ия­се Ил­наз Мин­вә­ли­ев кон­цер­ты бу­ла. Җыр­чы чал­лыл­лар­га һәм шә­һә­ре­без ку­нак­ла­ры­на "Яр­дәм­лә­шеп яшик,хәл­ләр­не бе­ле­шеп" ди­гән бай эч­тә­лек­ле кон­церт прог­рам­ма­сы тәкъ­дим итә. Дус­лар-ту­ган­нар, күр­ше-кү­лән­нәр, хез­мәт­тәш­ләр бе­лән яр­дәм­лә­шеп яшәү - яшә­еш чы­га­на­гы, дөнья яме.

Ил­наз Мин­вә­ли­ев­нең "Кыз­ла­рым-кыз­кай­ла­рым", " Әт­кәй ур­ман­на­ры", "Го­мер бик сиз­гер икән","Сай­ра­ма син,сан­ду­га­чым", "Ку­а­ла­ма яз­мыш ат­ла­рым­ны", "Ир­кә­лә­сен сөю дул­кы­ны", "Бу дөнь­я­да сөю бар икән" һәм баш­ка эч­тә­лек­ле җыр­ла­рын көн дә ра­дио-те­ле­ви­де­ние тың­лый­быз, ка­рый­быз. Та­тар мә­дә­ни­я­те­нә һәм сән­га­те­нә 15 ел­дан ар­тык хез­мәт ит­кән Ил­наз Мин­вә­ли­ев хал­кы­быз үзе кү­тәр­гән, моң­лы, үзен­чә­лек­ле та­выш­лы, ха­лык­чан җыр­чы.

Бы­ел­гы кон­церт прог­рам­ма­сы да бай эч­тә­лек­ле, мил­ли би­зәк­ләр­гә тө­рел­гән. Кө­тел­мә­гән бү­ләк­ләр, җыр-моң, бию-көл­ке, ба­ян­га җыр­лау, ку­рай та­выш­ла­ры, ара­ла­шу, җы­лы хис­ләр -ки­чә­нең ка­бат­лан­мас өле­ше. Бо­рын­гы ха­лык җыр­ла­рын да яра­тып баш­кар­ган­га зал ту­лы өл­кән­нәр би­зи аның зал­ла­рын. Өч ул тәр­би­я­ләү­че моң­лы җыр­чы­ның спорт­ны үз итүе, хәй­рия ча­ра­ла­рын­да еш кат­на­шуы һәр­кем­гә үр­нәк .

Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, Ил­наз Мин­вә­ли­ев шә­һәр­дә­ше­без,та­лант­лы ком­по­зи­тор Ил­гиз За­ки­ров бе­лән дә хез­мәт­тәш­лек итә. Эч­тә­лек­ле җыр­ла­ры, моң­лы та­вы­шы бе­лән баш­ка­ла­быз хал­кы­ның кү­ңе­лен яу­ла­ган җыр­чы­ның кон­цер­тын кө­теп ка­ла­быз.

Аль­би­на ШӘЙ­ГӘР­ДӘ­НО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X