Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ышанмагыз

"Татарстанда терракт оештырылуы ихтимал, сәүдә үзәкләрендә, кеше күп җыела торган урыннарда йөрмәгез, саграк булыгыз", кебек эчтәлектәге смс хәбәрләр күпләрнең кесә телефоннарына килгәндер. Министрлыкның матбугат үзәге исә, мондый эчтәлектәге хәбәрләр ялган дип белдерә.

- Татарстанда тиздән терракт булачак дигән имеш-мимешләр чынбарлыкка туры килми. Республикада хәл контрольгә алынган, эчке эшләр органнары бүлекчәләре эшләрен штат режимында дәвам итәләр, - диләр Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында.

Әлеге вәзгыятькә карата Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Кузьмин да үз фикерен җиткерде:
- Рәсми төстә белдерәсем килә, социаль челтәрләрдә таралган республикада әзерләнәчәк террактлар, диверсияләр турындагы хәбәрләр - провокация! Кемдер җәмгыятьтә паника, каушау уятырга, киеренкелек тудырырга тели. Хәзер Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, бу мәгълүматның социаль челтәргә ничек эләгүен, аны таратуда кемнең катнашы булуын ачыклау белән мәшгуль, - ди Андрей Кузьмин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу хәлләрдән хәбәрдар. Ул шулай ук тиешле структураларга халык арасында террактларга кагылышлы ялган таратуны тыярга дип әмер биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев