Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәйкәлләрдә – хәтер

Быел Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел була. Тугыз елдан артык дәвам иткән сугышта 15 меңнән артык совет сугышчысының гомере өзелгән, 54 меңгә якыны гарипләнгән, 417се хәбәрсез югалган. Ел саен 15 февральдә шәһәребездә яшәүче әфган сугышы ветераннары беренче автомобиль юлындагы һәйкәл янында һәлак булган сугышчан дусларын искә ала. Быел әфганчылар...

Быел Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел була. Тугыз елдан артык дәвам иткән сугышта 15 меңнән артык совет сугышчысының гомере өзелгән, 54 меңгә якыны гарипләнгән, 417се хәбәрсез югалган. Ел саен 15 февральдә шәһәребездә яшәүче әфган сугышы ветераннары беренче автомобиль юлындагы һәйкәл янында һәлак булган сугышчан дусларын искә ала. Быел әфганчылар 15 февральне яңартылган һәйкәл янында үткәрә - үткән җәй аны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарылды.

Тарих һәм туган якны өйрәнү музееның һәйкәлләрне саклау буенча өлкән фәнни хезмәткәре Билал ага Канеев сүзләренә караганда, "Ватан сугышчыларына" һәйкәле моңарчы бер тапкыр гына ремонтланган булган. "Комплексның скульпторы - М.А.Шолохов исемендәге халыкара премия иясе Юрий Михайлович Дремин. Проект аның мастерскоенда җыела, - дип сөйли фәнни хезмәткәр, - ләкин һәйкәлне эшләүче фирма сыйфатка игътибар биреп бетермәгән, күрәсең. Металлның да юкарагын сайлаганнар, шуңа күрә, ул бер елдан ук ярылып та чыга. Өмет-Гәрәй Наурбиев бригадасы егетләре, күп мәшәкатьләр белән, сугышчы сынының арка ягыннан берничә урынга "ямау" салырга мәҗбүр булалар. Бер үк вакытта, механизаторлар заказы белән, "Горзеленхоз" оешмасы ике һәйкәл арасына агачлар һәм куаклар утырта".

Ә үткән җәйдәге "коткару чаралары"ның башында "Генерирующая компания" (Казан) җәмгыятенең генераль директоры Раузил Хаҗиев торды. Иң беренче эш итеп, Чаллы ТЭЦы директоры Ә.М.Хаҗиев исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә "Һәйкәлне реставрацияләү турында" хат юллана, һәм аңа уңай җавап алына.

Һәйкәлне яңарту буенча төп эшләр август аенда башкарылды. Ун көн эчендә күтәртмә таскаклар (леса) гына да өч мәртәбә сүтеп корылды. Ике яктан да тышламасы ачылып, "боҗра" берәр метрлы 25 кисәктән торган арматура белән ныгытылды. Стела, йолдыз һәм башка элементлар эретеп ябыштыру юлы белән ныгытып шомартылды. Иң соңыннан тимер лалә чәчкәсе һәм "Воинам Отечества" дигән сүзләрнең берәр метрлы хәрефләре буяп куелды.

Төзекләндерү эшләрен Түбән Кама ГЭСының (директоры И.Р.Муллагалиев) И.Р.Садыйков җитәкчелегендәге турбина цехы хезмәткәрләре башкарды. Моннан тыш, "Челныкоммунхоз" хезмәткәрләре һәйкәл тирәсендәге үләнне чабып җыештырдылар. Әлбәттә, әфганчылар үзләре дә читтә калмады - мемориал тирәсен чүп-чардан арындыруда катнаштылар.

Чаллыда беренче автомобиль юлында урнашкан ике һәйкәл - төзүче механизаторлар хезмәтен хөрмәтләп калкулыкта торучы скрепер һәм әфган сугышы каһарманнары истәлегенә шулай ук биеккә урнаштырылган, кыяга кунган бөркетне хәтерләткән интернационалист сугышчы сыны атаклы төзүче-механизатор Өмет-Гәрәй Камбулат улы Наурбиев исеме белән бәйле, һәр икесе аның бригадасы көче белән эшләнгән.

Шәһәребезнең үз йөзен билгеләүче шушы уникаль объектларны - һәйкәлләрне төзү идеясе турында бервакыт кызыксынып сорагач, Өмет-Гәрәй Камбулат улы: "Шул чордагы күтәренкелекнең тәэсире көчле булган, күрәсең. Әлбәттә, механизатор хезмәтенең бәясен күтәрү теләге дә бар иде", - дип җавап биргән иде.

Төп темадан бераз читкәрәк китеп булса да, әнә шул беренче һәйкәлнең барлыкка килү тарихына тукталыйк.

Иртән иртүк төзелеш объектларына ашыгучы җитәкчеләр шакката: кичтән берни булмаган тип-тигез җирдә һәйкәл тора. Шаккатмаслыкмыни? Нәкъ әкияттәге кебек бит - төн чыкканчы һәйкәл калыккан. Җәйрәп яткан яланда калкулык пәйда булган һәм анда механизаторларга һәйкәл булып скрепер тора.

Төзелешне механикалаштыру идарәсенең комплекслы бригадасын җитәкләүче Өмет-Гәрәй Наурбиев төзелеш объектларыннан чыгарыла торган туфракны бер урынга ташыта ул төндә. Төзүчеләр һәм җитәкчеләр эшкә йөри торган юл өстендә җыйнак кына калкулык хасил була. Ә бригадир барын да уйлап куйган икән инде: шул калкулыкка бер скреперны менгереп урнаштырасы да - һәйкәл әзер. Һәм шулай эшлиләр дә.

Мондый могҗизаны беренчеләрдән булып күреп алган партиянең шәһәр комитеты рәисе Рәис Беляев соклану катыш гаҗәпләнүен яшерә алмый. "Син маҗараларсыз яши алмыйсың инде, Өмет-Гәрәй", - ди ул. Бу аның шелтәләве түгел, хуплавы була.

Өмет-Гәрәй ага бик төпле, тәвәккәл һәм тынгы белмәс зат иде. Олы төзелешләр барган елларда ул җитәкләгән комплекслы бригадада йөздән артык кеше эшли. Шуның кадәр кешене берләштергән бердәнбер бригада була ул Чаллыда. Ә бригадир барысына өлгерә: тәрбиягә авыр бирелүче балалар өчен вакыт таба, илнең төрле төбәкләренә чыгып тәҗрибә уртаклаша, бригаданы төрле ярышларга алып чыга.

Әфганстан сугышында катнашканнар истәлегенә һәйкәл куюның башында да Наурбиев тора. Калкулык өюдән башлап, эшләрне аның бригадасы егетләре башкарып чыга.

...Еллар уза. Җил-яңгыр астында торучы һәйкәлләр дә таушала. Үзгәртеп кору елларында аларга бөтенләй игътибар бетә. Билгеле, моның өчен Өмет-Гәрәй агадан да күбрәк борчылучы булмый. Узган еллардагы батырлыкларының онытыла баруына эче поша аның. Һәм "Камгэсэнергострой" акционерлык җәмгыятенә мөрәҗәгать итүче дә, газеталар аша бөтен шәһәргә чаң сугучы да була ул. Нәтиҗәдә һәйкәлләр бераз яңартыла.

"Иң мөһиме - һәйкәлләр исән, сакланып калдылар", - дип сөенә ул чакта Өмет-Гәрәй ага аларның азмы-күпме төзекләндерелеп торуыннан канәгать икәнлеген белдереп. Хәзер исә бигрәк тә сөенгән булыр иде ул. Чөнки беренче автомобиль юлы буендагы, интернационалист сугышчылар батырлыгын гәүдәләндерүче һәйкәлне төзекләндерү буенча зур эш башкарылды бит.

Әйе, "Почет билгесе" һәм ике Ленин ордены кавалеры, Социалистик Хезмәт Герое, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Өмет-Гәрәй Камбулатович Наурбиев киләчәк буыннар алдындагы бурычын икеләтә үтәгән булып чыга. Шәһәр һәм заводлар салуда алны-ялны белми хезмәт куйган ул. Һәм үзе белән иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләренең һәм интернационалист сугышчыларның истәлеген мәңгеләштереп куюны да кайгырта белгән. Механизаторлар калдырган мираска игътибарлы булган замандашларыбызның гамәлләре шулай ук мактауга бик тә лаек.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Өмет-Гәрәй Камбулатович салып калдырган "Ватан сугышчыларына" мемориаль комплексы, социаль-мәдәни, тарихи һәм архитектура кыйммәтләренә ия объект буларак, Чаллы шәһәренең мәдәни мирасы исемлегенә керә.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев