Җылылык өчен бурыч  73 млн сумнан артык
Яңалыклар тасмасы

Җылылык өчен бурыч 73 млн сумнан артык

Иң күп бурыч кемнеке?

Чаллы –  җылылык өчен кулланучылардан акча җыю буенча республикада алдынгылар исемлегендә. 
«Шулай да бурыч бар. Ул 1 майга 73,3 млн сум тәшкил итә. Аны киметү өчен идарә итү компанияләренә эшләргә кирәк, – диде «Татэнерго» АҖ филиалы Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин. – Алдагы елга караганда бурыч 14,6 млн сумга артты. Иң күп бурыч «Центральный», «АНГ» компанияләренеке. Беркайчан бурычы булмаган «Бумажник» идарә итү компаниясенең җылылык өчен буырчы 8 млн сум. Бу безне бик борчый».
Дебиторлык бурычын киметү юнәлешендә «Жилкомсервис» идарә итү компаниясе яхшы эшли.
«Автозаводский», «Продом» компанияләренең күрсәткечләре яхшы.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


торак коммуналь хуҗалык Пенсия акча

Нет комментариев