Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җылылык челтәрләренең 51%ы тузган

Быел Чаллыда 11, 995 км җылылык челтәрен ремонтларга җыеналар. Бу узган сезонга караганда ике тапкыр кимрәк. Айрат Зиннәтуллович моның төзелеш материалларына бәя артуга бәйле икәнлеген әйтте.

Татэнерго АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» директоры Айрат Зәйнуллин 2021-2022 елгы җылыту сезоны нәтиҗәләре һәм киләсе сезонга әзерлек эшләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрде.

Мәгълүм булганча Чаллыда җылыту сезоны  2021 елның 9 сентябрендә башланып, агымдагы елның 30 апрелендә тәмамланды. Бу сезонда гыйнвар иң салкын ай булды. Шәһәрдә үз вакытында сыйфталы җылылык энергиясе бирелде. Нәтиҗәдә шәһәрдәшләребезнең фатирлары кыш буена җылы булды.

Җылылык сезонында торбаларда 79 зыян күргән урын ачыкланды. Алар вакытында ремонтланды. Узган сезонда барлыгы 22 километрдан артык җылылык челтәре, 520нче җылылылык бирү пункты төзекләндерелде.

Башкарма комитет белән берлектә «КамгэсЗЯБ» җаваплылыгы чикләнгән оешма территориясендәге кулланучыларны Чаллы ТЭЦына кушу проекты гамәлгә ашырылды. Нәтиҗәдә 1236 погонметр яңа җылылык трассасы төзелде. Моннан тыш, хакимият белән берлектә шәһәрне җылылык белән тәэмин итүнең ябык схемасына күчү программасы уңышлы гына тәмамланды.

Быел исә 11, 995 км җылылык челтәрен ремонтларга җыеналар. Бу узган сезонга караганда ике тапкыр кимрәк. Айрат Зиннәтуллович моның төзелеш материалларына бәя артуга бәйле икәнлеген әйтте.

Шәһәрдә җылылк челтәрләренең искерүе актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Чаллыдагы җылылык челтәрләренең 51%ы тузган. Кызганыч, бу мәсьәләне федераль, республика программалары яисә «Альтернатив котельный»га күчмичә тулысынча хәл итеп булмаячак.

Айрат Зиннәтуллович җылылык торбаларын гидравлик сынауларга да тукталды. Ул 4 этапта уза. Аның беренче этабы 24 майда тәмамланырга тиеш. «Яр Чаллы җылылык челтәрләре»  предприятиесе хезмәткәрләренең  фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә фатирларга кайнар су норматив сроклардан алда бирелә. Мәсәлән, 255 йортның 210ында кайнар су бар инде. Икенче этап 15 июньдә башланып 28 июньгә кадәр дәвам итә.

Банкротлыкка чыккан «КамгэсЗЯБ» заводы территориясендә 2024 елда яңа йортлар барлыкка киләчәк. Энергетиклар яңа йортларны җылылык челтәрләренә тоташтырырга әзер.

– «Каен» җаваплылыгы чикләнгән оешма биредә 10-12 йорт, парк, балалар бакчасы төзергә планлаштыра. Без аларга җылы бирергә әзер, мөмкинлекләребез җитәрлек. – диде Айрат Зәйнуллин.  – Яңа линияне төзегәндә, без бу территориядә төзелеш булачагын алдан күреп,  диаметрны зуррак ясадык. Без торак йортларны күздә тоттык. Бу микрорайнны җылы белән тәэмин итәрлек запас белән эшләдек.

Быел НЧТС 69нчы микрорайонда төзеләчәк яңа мәктәпкә, яңа йортларга һәм коммерция объектларына  җылылык торбалары суза.

Татэнерго АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» компаниясендә хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләрне дә әйттеләр. «Кара исемлеккә» «Электротехниклар», «Бумажник», «АНГ» җаваплылыгы чикләнгән оешмалар һәм «Центральный» идарә компаниясе кергән.

Ә менә «Комфортные дома», «Строим будущее», «Татпромтэк», «Домико», ТСЖ «Берег», «Инвест-сервис» компанияләре сезонны бурычсыз тәмамлаган.

«Мәхәллә», «Камстройсервис», «Паритет», «Ремжилстрой», «Жилкомсервис», «Челныстройремонт» һәм «Энтузиаст» – тотрыклы рәвештә яхшы эшләүчеләр. 1 майга торак оешмаларының НЧТСка бурычы 513 млн сумнан артык.  Җәй айлары тиз узып китәчәк, яңа җылылык сезонында фатирларыбыз җылы булсын дисәгез, торак-коммуналь предприятиеләргә хезмәтләр өчен вакытында түләгез, көзгә җылы тагын кирәк булачак бит.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык

2
X