Шəhри Чаллы

Җәйнең беренче көнендә яңгыр явачак

Һава торышын күзәтүчеләр әйтүенчә, бүген, 1 июньдә һава температурасы +23 градуска кадәр күтәрелә. Чаллыда яшенле яңгыр көтелә. Давыл, гарасат булу мөмкинлеге бүгенге кичкә кадәр саклана. Көчле җил секундына 20-21 метрга җитеп исәчәк. Шулай ук, боз яву ихтималын да кисәтә белгечләр. Ничек кенә булмасын, сак йөрегез, хәзерге заманда һава торышының тотрыксызлыгын...

Һава торышын күзәтүчеләр әйтүенчә, бүген, 1 июньдә һава температурасы +23 градуска кадәр күтәрелә. Чаллыда яшенле яңгыр көтелә. Давыл, гарасат булу мөмкинлеге бүгенге кичкә кадәр саклана. Көчле җил секундына 20-21 метрга җитеп исәчәк.

Шулай ук, боз яву ихтималын да кисәтә белгечләр. Ничек кенә булмасын, сак йөрегез, хәзерге заманда һава торышының тотрыксызлыгын һәрдаим күреп кенә торабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: