Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәйнең тәме җиләктә

Болыннарда, урман аланнарында кып-кызыл булып җир җиләге өлгерде. Табигать биргән әлеге байлыктан файдалана белгәннәр өчен кызу чор хәзер. Җир җиләге үзенең искиткеч тәме белән генә түгел, сәламәтлеккә яхшы тәэсире белән дә дан тота, диләр белгечләр. Социаль челтәрләрдә инде күптән җиләкле фотографияләр барлыкка килде. Райондашлар быел җиләкнең чыннан да бик күп булуы турында язалар. Кемдер ике сәгатьтә икешәр чиләк җир җиләге җыйган әнә! Болын бит әле ул җиләк җыю урыны гына түгел, андагы төрле төстәге гаҗәеп матур чәчәкләрнең, үләннәрнең, агач яфракларының хуш исләреннән баш әйләнә, үзеңне оҗмахтагы кебек хис итәсең. Андагы гүзәллек, андагы рәхәтлекне бернинди чит ил курортларына да алыштырырлык түгел.

Иренмәгән кеше җиләктән әллә ниләр эшли ала. Чистартып кайнатма да ясадык, туңдырып та куйдык, диләр тукайлылар. Әле шуның өстенә кочак-кочак мәтрүшкә җыеп кайтып, турап, өстәлгә киптерергә җәйдек. Зәңгәр мәтрүшкә дә, сарысы да күп. Елдагыча кыш буе мәтрүшкәле чәйне җиләк кайнатмасы белән эчәчәкбез, диләр алар. 
Җир җиләге эре, кып-кызыл, авызга керәм-керәм дип тора. Болын җиләге бакча җиләгенә караганда да тәмлерәк һәм хуш ислерәк, шуңа күрә витамин чыганагын кыш буена җитәрлек итеп, күбрәк җыеп калырга тырышабыз.
Җиләк төнлә кызара, диләр бит. Шуңа күрә аның иң өлгергәнен, бөтенләй үк йомшарып беткәнче, иртә таңнан җыярга киңәш итәләр. 

Җиләкнең файдасы:
* Хуш исле җир җиләге белән каен җиләге А, В, С, Р витаминнарына, органик кислоталарга, тимер, фосфор, кальцийга бай. Электән аны халык медицинасында төрле авыруларны дәвалау өчен файдаланганнар.
* Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусауны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли.
* Җиләк салкын тигәндә дә файдалы, югары температураны төшерә, җимешләрне шулай ук буыннар сызлаганда, подагра булганда да ашарга киңәш итәләр.
* Җир җиләге элек-электән иммунитетны ныгыту, бит тиресен яшәртү чарасы буларак та кулланылган. 
* Җиләкнең яфракларын яраларга да куялар. Шулай ук яфраклардан төнәтмә дә ясыйлар. Моның өчен 50 грамм җимеш кирәк. Төнәтмәне 4 сәгать тотарга, аннары көненә өчәр тапкыр ашар алдыннан эчәргә киңәш ителә. Төнәтмә баш авыртудан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан ярдәм итә, кан басымын төшерүдә булыша. 
* Киптерелгән җиләкне исә буыннары сызлаучыларга, диабетлыларга, калкансыман бизнең эшләү функциясе бозылган кешеләргә кулланырга кушалар. 
Зыяны да бар:
* Ашказаны җәрәхәте булганда, шикәр диабетлы кешеләргә җир җиләген чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.
* Җиләк аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Кечкенә балаларга да табиб белән киңәшләшеп, аз-азлап кына бирегез.

Яфракларын алырга кирәкме?

Гадәттә җыйган уңышны яфракларыннан чистарталар. Болай эшләү гигиена ягыннан дөрес дип исәпләнә. Ләкин күпләр бу процедураны башкарып тормый. Әлбәттә, бернинди куркыныч та юк. Киресенчә, кайбер хуҗабикәләр әлеге яфраклар кайнатмага аерата бер тәм бирә дип исәплиләр. Кайвакыт яфракларны алып утырырга көч тә, вакыт та калмый. Чөнки бу эш җыйганнан да күбрәк вакытны ала. Кайнатмада исә яфракларның тәме сизелми. 

МАТУР БУЛЫЙМ ДИСӘҢ...

Җиләкле-балчыклы маска
Җиләк согы 1:1 күләмендә косметик балчык белән кушыла. Состав юылган тирегә сөртелә һәм 10 минут тотыла. Мондый маска бит күзәнәкләрен чистарту өчен кулланыла.

Баллы-җиләкле маска
1 чәй калагы бал белән ике җиләкнең согын кушып әзерлиләр. Катнашма 10 минутка сөртелә. Проблемалы һәм картая барган тире өчен файдалы. 

ҖИЛӘКТӘН РИЗЫКЛАР

Җиләктән кесәл, компот, шикәрле кайнатма, мармелад һәм күпләгән десертлар әзерләргә мөмкин. Киптергән килеш компотка кушалар. Чәчәк атканчы яфракларын җыеп киптереп, чәйгә салалар. Кайнатма ясар алдыннан җиләкне юарга киңәш итмиләр, чөнки согының күп өлеше су белән агып китә. Җиләк ризыклары балалар өчен дә бик файдалы. Әлбәттә, аларга яңа өзелгән җимешне бирсәң яхшырак, чөнки аларында витаминнар күбрәк. Җиләкне боткаларга, эремчеккә кушып ашатсаң яхшы, шулай ук сөткә салып та бирергә була. 

Җиләктән кесәл
Җиләкле кесәл ясау өчен җиләкне чистартып, иләк аша үткәреп, су белән шикәр кушып кайнаталар һәм салкын суда эретелгән крахмал кушып, тагын бер кат кайнатып алалар.

Җиләкле эремчек
Эремчек, каймак һәм шикәр комын бергә кушып болгаталар, шуннан соң блендердан чыгарылган җиләкләрне кушалар. Ризыкны теркадан үткәрелгән шоколад белән бизәргә мөмкин.

Җир җиләге кайнатмасы
Кирәк: җир җиләге – 4 стакан, шикәр комы – 4 стакан, лимон кислотасы – 1 гр. 
Жир жиләгенең төпләрен чистартабыз. Юып, сөлгегә җәеп, киптерәбез. Җиләкләрне кайнатма әзерләнәчәк савытка салабыз, шикәр комы кушабыз. Алдан 1 аш кашыгы суда җебетелгән лимон кислотасы өстибез. Болай эшләү кайнатманы матур, куе төсле итәчәк.
Җиләкләрне, үз суы бүленеп чыксын өчен, берничә сәгатькә яки төнгә калдырабыз.
Вакыт узганнан соң, савытны кечкенә утка куябыз һәм 5 минут кайнатабыз. Өстенә җыелган күбекне җыябыз. Уттан алып, яңадан бер тәүлеккә калдырабыз.
Икенче көнне утта әзер булганчы тотабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып, ябып куябыз.

Каен җиләге кайнатмасы
Кирәк: каен җиләге – 500 гр., шикәр комы – 700 гр., су – 400 мл.
Суны кайнатып чыгарабыз. Аңа каен җиләген салабыз. Кайнап чыккач, 5 минут тотабыз. Шикәр комын кушабыз. Уртача утта, кайный башлагач, тагын 5 минут тотабыз.
Уттан алып, кайнатманы суытабыз. Коры банкаларга салкын килеш тутырабыз.
Каен җиләге кайнатмасы суынганда әзерләнеп бетә. Җиләкләр дә бөтен килеш кала, хуш исләре дә саклана. Шуңа күрә кайнатманы банкаларга да суынгач кына тутыралар.

Җир җиләге кайнатмасыннан тиз әзерләнә торган пирог
Бер пирогка 300 гр. кайнатма 2 йомырка, 100 гр. сөт, 100 гр. шикәр комы 100 гр. май, 250-300 гр. он, 1 бал кашыгы сода, тоз кирәк. 
Савытка йомырка, сөт, шикәр комы, эретелгән атланмай, сода, тозны бергә яхшылап болгатырга. 
Камыр каймактан куерак булырга тиеш. 
Барлыкка килгән кушылмага җир җиләге кайнатмасы салып, тагын болгатырга. 
Табаны майларга, камырны шунда бушатырга, тигезләргә һәм 50-60 минутка газ мичендә пешерергә кирәк. 
Пешеп чыккач, пирог өстенә шикәр оны сибәргә. 
Мондый пирогны башка кайнатмалардан да пешереп була.

Йомшак мармелад
1 кг җиләк, 0,5-0,7 кг шикәр, 3-4 гр лимон кислотасы (яки ярты лимоннан сыгылган сок) кирәк. Җиләкләрне иләктән чыгарырга, барлыккка килгән пюрены шикәр белән кушып, әзер булганчы кайнатырга. Кайнап бетәр алдыннан лимон кислотасы кушарга һәм канар килеш банкаларга салырга кирәк.

 

 

http://tukai-rt.ru/news/kyizyiklyi-hem-faydalyi/yne-tme-ilkt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X