Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йортлар төзү дәвам итә

Быел Чаллыда социаль ипотека буенча 18 катлы өч торак объекты сафка басачак. Бу "Мәләкәс аръягы" микрорайонында урнашкан 21/29, 21/30 һәм 21/31 йортлары. Татарстанда исә 2016 елның 1 апреленә инде 577,3 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Бу, узган елның шушы чорына караганда, 101% тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында...

Быел Чаллыда социаль ипотека буенча 18 катлы өч торак объекты сафка басачак. Бу "Мәләкәс аръягы" микрорайонында урнашкан 21/29, 21/30 һәм 21/31 йортлары.

Татарстанда исә 2016 елның 1 апреленә инде 577,3 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Бу, узган елның шушы чорына караганда, 101% тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Социаль ипотека программасы буенча республикада 916 фатирлы 44 йорт файдалануга тапшырылган. Арендага бирелүче торак төзелеше программасы кысаларында 2016 елда 32 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә шуларның 12 объектында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Алмаз Әхмәтшин шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. 1 апрельгә 120 ветеран өчен 18 йорт төзелеше дәвам итә.

2016 елда 38 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 2016 елның 31 мартына 3 сертификат рәсмиләштерелгән. Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 77 йортның 31е - югары әзерлек дәрәҗәсендә, 30 йорт - уртача әзерлек дәрәҗәсендә, түбән әзерлек дәрәҗәсендә - 16 йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев