Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йортлар төзекләндереләчәк. Кайда?

2018-2022нче елларда шәһәребездә 556 йорт ишек алларын төзекләндерү прогрммасына кертеләчәк. Шәһәр җитәкчеләре 1212 ишек алдының шуның хәтлесен яңартырга кирәк дип тапканнар. Тиздән аларның 134ен төзекләндерү эшләренә керешәләр. Моның өчен 428 миллион сум акча кирәк булачак. Минималь чыгымнарның күләме - 266 млн сум. Моңа квартал арасында юллар төзекләндереләчәк, яктыртылачак, чүп савытлары,...

2018-2022нче елларда шәһәребездә 556 йорт ишек алларын төзекләндерү прогрммасына кертеләчәк. Шәһәр җитәкчеләре 1212 ишек алдының шуның хәтлесен яңартырга кирәк дип тапканнар.

Тиздән аларның 134ен төзекләндерү эшләренә керешәләр. Моның өчен 428 миллион сум акча кирәк булачак. Минималь чыгымнарның күләме - 266 млн сум. Моңа квартал арасында юллар төзекләндереләчәк, яктыртылачак, чүп савытлары, утыргычлар куелачак. Тагын 171 миллион сум акчага яңа балалар мәйданчыгы, яшелләндерү, машина кую урыннарын җиһазландыру планлаштырыла.

Әлеге программа буенча "Электротехниклар", "Челныстройремонт", "Бумажник" , "Ремжилстрой" һәм башка идарә компанияләре карамагындагы йортлар да төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев