Шəhри Чаллы

Йортларга кайнар су килә башлады

Аны билгеләнгән вакыттан күпкә иртәрәк бирделәр. 

Бүген иртән Чаллының 48нче комплексында - ундүрт йортка, 49нчы комплексның егерме йортына, 50нче комплексның тугыз йортына һәм бер балалар бакчасына, 51нче комплексның ике йортына, бер балалар бакчасына һәм бер мәктәбенә кайнар су килде. Аны билгеләнгән вакыттан күпкә иртәрәк бирделәр. 

Әгәр сез бу йортларда яшисез һәм сездә кайнар су юк икән, идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итегез, дип яза телеграм каналында Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова. 

Биредә сез шәһәр буенча кайнар суны туктатып тору графигы белән таныша аласыз.

фото:pixabay.com 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: