Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йортларга җылылык бирү этаплап башкарылачак

Чаллыда 17 сентябрьдә җылыту сезоны башланды

"Татэнерго" АҖ филиалы-Чаллы җылылык челтәрләре матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гадәттәгечә беренче булып балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек саклау объектлары һәм шәһәрнең башка социаль әһәмиятле учреждениеләре җылылык ала башлаган.

Җылылык бирүчеләр 18 сентябрьнең 11 сәгатенә 245 объект (72%) җылылык системасына тоташтырылган инде – бу 118 балалар бакчасы, 70тән артык мәктәп, 30 медицина учреждениесе һәм башка социаль әһәмияткә ия объектлар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, җылылык җибәрү өчен рөхсәт бирү шартларының берсе булып, кергән гаризалардан тыш, рәсмиләштерелгән актлар һәм объектларның җылылык чорына әзерлеге паспортлары тора.Торак фондка килгәндә, җылытуны тоташтыру шулай ук этаплап узачак.

Әлегә НЧТСКА идарәче компанияләрдән гаризалар килмәде.

Чыганак Вести Камаза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев