Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йортсыз-җирсезләргә юрист кирәкме?

Чаллының Орган залы янәшәсендәге буш мәйданда, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне һәр шимбә-якшәмбе бушлай тукландыру оештырыла. Бу хакта инде без узган саннарыбызда хәбәр иткән идек. Мәгълүм булганча, бу изге гамәл эшмәкәр Рөстәм Гатин башлангычы белән тормышка ашырыла.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә ул кешеләрне ашату-эчертү белән генә чикләнми, аларга башка төр ярдәм күрсәтергә дә тырыша. Мисал өчен, узган шимбә көнне биредә беренче тапкыр ярдәмгә мохтаҗларны тәүлек әйләнәсе эшләүче медицина үзәге хезмәткәрләре, юрист һәм эш урыннары тәкъдим итүче белгеч тә кабул итте.


– Бу проектны күптән күзәтеп барабыз. Һәм анда катнашып, үз өлешебезне кертүебезгә бик шатбыз. Бүген ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне карыйбыз, кирәк булса, хастаханәгә юллама, кирәкле дарулар алу өчен рецепт язып бирәбез, укол да кадыйбыз, – ди медицина үзәге идарәчесе Татьяна Гирко. – Гадәттә, мохтаҗларда тире, югары кан басымы, йөрәк-кан тамырлары һәм эчәк авырулары еш очрый.
Флида Шакирҗанова монда атна саен килә.
– Ашау өчен генә түгел, аралашу, кешеләр белән очрашу өчен дә йөрим, – ди ул. – Сәламәтлегемә зарланмыйм, шулай да мөмкинлектән файдаланып, кан басымын тикшерттем. Барысы да яхшы, диделәр.
Югарыда телгә алганча, авыр тормыш хәлендә калганнарның хәзер юридик ярдәм алу мөмкинлеге дә бар. Аларга тәҗрибәле белгеч, юрист Руслан Шәймөхәммәтов хезмәт күрсәтергә алынган.


– Бу безнең беренче очрашу. Мин гаилә проблемаларыннан алып, торак мәсьәләләренә хәтле консультация бирәм. Бүген миңа күпбалалы хатын мөрәҗәгать итте, исемен әйтмәде. Алты баласы бар, ире алкоголь эчемлекләр куллана. Дине буенча аерылу мөмкин түгел. Мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыштым, – ди Руслан Мөнир улы.
Илгиз Хәҗиевны инвалидлык буенча пенсия ала алмау мәсьәләсе борчый.


– Мин балачактан инвалид, ләкин пенсияне 2018 елдан гына ала башладым. Алдагы еллар өчен пенсияне алып булырмы? Бу сорау белән юристка мөрәҗәгать иттем, алга таба ниләр эшләргә икәнен аңладым, – ди ул.
Руслан Хөсәеновка 30 яшь. Ул йортсыз һәм документларсыз калган. Бүгенге көндә даими тору урыны юк.
– Гаиләм бар иде. Хатыным мине куып чыгарды, бу аның фатиры иде, шуңа күрә урамда калдым. 4 яшьлек балам бар, аның белән күрешәм, аралашам, – ди ул. – Бирегә һәр шимбә-якшәмбе киләм, тәмле ашарга һәм кешеләр белән аралашырга яратам.


Русланның эшкә урнашасы килә. «Йөк бушатучы булып эшләргә дә риза, тик документсыз беркая да алмыйлар, ди ул. – Бәлки, биредәге белгечләр минем мәсьәләне хәл итәргә булышыр».
Әйе, юрист документлар белән ярдәм итсә, хезмәт урыннары тәкъдим итүче белгеч Рушад Госманов, мохтаҗларга шәһәребезнең җитештерү объектларына эшкә урнашырга булыша.


– Нигездә, көнкүреш техника җитештерә торган оешмаларда, КАМАЗ заводы мәйданчыкларында эш урыннары бар. Без КАМАЗ заводы өчен дә, чит ил компанияләре өчен дә эшлибез, – ди ул. – Эш тәҗрибәсе булмаган кешеләрне дә кабул итәбез, үзебез өйрәтәбез, тулы социаль пакет, торак белән дә тәэмин итәбез, хезмәт хакын айга ике тапкыр вакытында түлибез.
Һөнәрләргә килгәндә йөк бушатучы, комплектлаучы, җыючы, эретеп ябыштыручы, оператор булып эшләргә була.
– Бер ай эчендә 6-7 кеше эшкә урнашты, алар без арендага алган фатирларда, тулай торакларда яшиләр, хезмәт хакын алалар. Яшь чикләүләре юк, бездә 55-60 яшьлекләргә дә, 20 яшьлекләргә дә эш урыннары бар, – ди Рушад Госманов.
Аның яныннан кеше өзелмәде, эш белән кызыксынучылар аеруча күп иде. Шуларның берсе Ришат Латыйпов. Гаиләсендә низаг чыгу аркасында, ул йортсыз калган.
– Төрле шабашкаларга йөрим. Юньле эшкә урнашыр идем, яшәргә урын да кирәк. Дүшәмбе көнне үк офисларына барачакмын, – диде Ришат.
– Бу акция дәвамлы булачак, без барысына да ярдәм итәргә тырышачакбыз. Дөньяда игелекле кешеләр бик күп, – ди Рөстәм Гатин. – Күптән түгел элек Чаллыда, ә хәзерге вакытта Мексикада яшәүче Владимир исемле кеше үз ярдәмен тәкъдим итте. Хәзер аның исеменнән мохтаҗларга чәй таратабыз. Безнең белән азык таратучы эшмәкәр дә хезмәттәшлек итәргә әзер: ул атна саен мохтаҗларны ашату өчен пицца алып киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йортсызлар