Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы София Ротаруны ашыгыч рәвештә реанимациягә илткәннәр

Җырчы Уфада чыгыш ясаган вакытта, аңын югалтып егылган.

Шәһәрнең бер хастаханәсенә ашыгыч рәвештә җырчы София Ротаруны алып килделәр, дип хәбәр итә Ufa1.

Басма мәгълүматлары буенча, артистны реанимациягә 25 август көнне төнге унбердә китергәннәр, хастаханәгә иң яхшы табиблар чакырылган, алар хәзер җырчының гомерен саклап калу өчен көрәшә.

Портал хәбәр итүенчә, София Ротару Уфада бер корпоративта җырлаган. Чыгышының азагына җиткәндәрәк, ул аңын югалтып егылган, сәбәбе — кан басымының кисәк күтәрелүе. Аңына килгәч, ул хәтерен югалткан, кешеләрне танымаган, дип белдерә хастаханә хезмәткәрләре.

Хәзерге вакытта җырчы аңына килгән. «Дуслар! Чыннан да алдагы көнне сәламәтлегем какшап китте. Барыгызга да мине кайгырткан өчен рәхмәт! Мин үз хәлемә кайттым һәм бик нык туңдырма ашыйсым килә!» — дип язган социаль челтәрдә София Ротару.

 

http://maydan.tatar/jyrchy-sofiya-rotaruny-ashygych-reveshte-reanimaciyage-iltkenner/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев