Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Айгөл Шәйхетдинова: «Улыбыз укырга киткәч, кызыбыз да мәктәпкә барырга кызыкты»

Яңа уку елына аяк бастык. Йолдызларның балалары аны ничек башлаган, ничек әзерләгәннәр, бүген кәефләре ничек?

Айгөл Шәйхетдинова, җырчы:

– Улыбыз Рәсим Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә белем ала. «Быел ул 6нчы сыйныфка барды. Бу җәйдә туйганчы ял итте – авылга әбиләренә дә кайтты, үз өебез белән торгач, монда да саф һавада булды. Җәй җылы, рәхәт булды – көз килер шикелле түгел иде бит. Август башыннан ук мәктәпне сагына башлады. Ял итә-итә, мәктәпкә дә соңгы ике көндә генә әйберләр әзерләдек, тиз арада форма алдык. Кибеттә йөргәндә сеңлесе Риана да мондый киемнәргә кызыкты, хәтта укырга да барасы килеп китте, тик аңа әле 6 гына тулды. 

Рәсим 1нче сентябрьдә укырга бик теләп барды. Улыбыз бик мөстәкыйль – өй эшләрен һәрвакыт үзе әзерли. Сыйныфындагы дуслары белән дәрестән соң футбол уйнарга яраталар. Гомумән, футбол белән «чирли» ул – телефонда да, телевизорда да шул, кичен секциягә дә йөрде. Быел исә Ай-ти парктагы компьютер түгәрәгендә шөгыльләнергә уе бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев