Җырчы Алсу ире белән аерылышты
«Ян өчен бу - зур трагедия», - ди Ян Абрамовның адвокаты.
Мәскәүнең Пресненский судында Абрамовлар гаиләсе рәсми рәвештә таркалды. Бу хакта Ян Абрамовның адвокаты Александр Добровинский «Газета.Ru» матбугатына хәбәр итте.
«Ян белән Алсу арасындагы никах башка дәвам итә алмаслык бер хәл ачыкланды. Аларның никахлары рәсми рәвештә таркалды. Бу – ике кеше өчен дә, аеруча Ян өчен зур трагедия. Балалары бар. 18 ел бергә гомер иткәннәр. Әмма тормыш дәвам итә. Балалар өчен яшәргә кирәк», – ди Александр Добровинский.
Исегезгә төшерәбез, Алсу бизнесмен Ян Абрамовка 2006 елда кияүгә чыкты. Аларның өч баласы – 17 яшьлек Сафина, 16 яшьлек Микелла һәм 7 яшьлек Рафаэль бар. Аерылышуларының сәбәбен әйтмәделәр. Әмма Интернет челтәрләрендә Алсу иренең танылган модель белән хыянәт итүе турында имеш-мимешләрнең дөреслегенә ишарә итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев