Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иркә: «Аерым яшәргә тәкъдим иттем»

Җырчы тормышындагы яңалыклары белән бүлеште.

Блогер Миләүшә Шәйхелисламова Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Иркәдә кунакта булды һәм тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. 

Җырчы яңалыклары турында да хәбәр итте. Аның 21 яшьлек кызы Айсылу ике ай элек аерым яши башлаган.

«Үзем тәкъдим иттем. Без аның кебек вакытта авылдан чыгып китеп аерым яши башладык. Аллаһка шөкер, кызым бер бүлмәле фатирда матур гына яши», – диде ул.

Махсус хәрби операциядәге ире Артур белән даими сөйләшеп торалар икән. Артур хатыны һәм кызларына атна саен бүләкләр җибәреп сөендерә.

«Кыйммәтле бүләкләр түгел. Ванна өчен тоз, макияж ясау өчен кисточка кебек кирәкле әйберләр. Кадерле кешеңнән бүләкләр алу рәхәт бит ул», – ди Иркә.  

Блогер Иркәнең ни рәвешле үзен формада тотуы белән дә кызыксынды. 

"Концертлар алдыннан  2 атналык катгый диеата тотам. Карабодай белән сельдерей гына ашыйм. Аннары инде тәмле ризыкларга күчәм", – диде ул.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар тормышы МАХСУС хәрби операция Иркә #Башкирская домохозяйка