Җырчы Ринат Рәхмәтуллин тагын авариягә очраган
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин тагын авариягә очраган

«Машинамның карарлык җире юк, телефоным - чәлпәрәмә...», - ди ул.

Ринат Рәхмәтуллин "Лексус" машинасы белән авариягә эләккән. Бу хакта ул "Шәһри Чаллы" редакциясенә сөйләде. "30нчы авариядән исән калдым", - ди җырчы. Узган ел редакциягә килгәч тә ул үзенең 29 тапкыр үлемнән калганын, аны Аллаһ үзе саклап йөрткәне турында сөйләгән иде. "Әнием исән чакта бер дә догаларыннан калдырмады, алар мине әле дә саклый", - диде җырчы. 

Бу юлы да, хәлен белеп шалтыраткач, әлеге сүзләрне кабатлады. "Димәк, әле минем бу дөньяда кирәгем бар, эшләрем төгәлләнмәгән. Машинамның карарлык җире юк, телефоным - чәлпәрәмә, үземә берни дә булмады", - ди ул. Шулай да хастаханәдә ятып чыккан. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


татар эстрадасы

Нет комментариев