Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөрәгемне балаларга бирәм

Чал­лы­ның М.Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2 нче гим­на­зи­я­сен­дә бу­лып кайт­кач, кү­ре­нек­ле мө­гал­лим В.А.Су­хом­линс­кий­ның сүз­лә­ре юк­ка гы­на ис­кә төш­мә­де бу­гай. Укы­ту­чы­лык эше яшәү рә­ве­ше­нә әй­лән­гән юга­ры ка­те­го­ри­я­ле та­тар те­ле укы­ту­чы­сы Эн­җе Ну­рис­ла­мо­ва бе­лән сөй­ләш­кәч, "йө­рә­гем­не ба­ла­лар­га би­рәм" ди­гән сүз­ләр­нең ни дә­рә­җә­дә әле­ге мөх­тә­рәм зат­ка ту­ры ки­лү­ен аң­лый­сың. Хез­мәт­тәш­лә­рен­нән ишет­кән "мәк­тә­бе­без эн­җе­се", " эн­җе...

Чал­лы­ның М.Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2 нче гим­на­зи­я­сен­дә бу­лып кайт­кач, кү­ре­нек­ле мө­гал­лим В.А.Су­хом­линс­кий­ның сүз­лә­ре юк­ка гы­на ис­кә төш­мә­де бу­гай. Укы­ту­чы­лык эше яшәү рә­ве­ше­нә әй­лән­гән юга­ры ка­те­го­ри­я­ле та­тар те­ле укы­ту­чы­сы Эн­җе Ну­рис­ла­мо­ва бе­лән сөй­ләш­кәч, "йө­рә­гем­не ба­ла­лар­га би­рәм" ди­гән сүз­ләр­нең ни дә­рә­җә­дә әле­ге мөх­тә­рәм зат­ка ту­ры ки­лү­ен аң­лый­сың. Хез­мәт­тәш­лә­рен­нән ишет­кән "мәк­тә­бе­без эн­җе­се", " эн­җе бөр­те­ге­без", "Эн­җе­би­кә-хан­би­кә" ке­бек сүз­ләр дә мө­гал­ли­мә­нең би­ре­дә их­ти­рам­га ла­ек шә­хес бу­лу­ы­на дә­лил­дер. Хан­би­кә дип олы­лау­чы, 40 ел­лык го­ме­рен укы­ту­чы­лык­ка ба­гыш­лап, хә­зер ла­ек­лы ял­да бул­ган Гөл­нар Зө­фә­ров­на Эн­җе Әгъ­зам кы­зын ти­рән бе­лем­ле пе­да­гог кы­на тү­гел, ос­та ху­җа­би­кә, олы җан­лы, яр­дәм­чел дус, ту­ган җан­лы ке­ше бу­ла­рак та тас­вир­ла­ды. Мо­ңа һич ке­нә дә шик уян­мый. Әң­гә­мә­без исә Эн­җе ха­ным­ның уку­чы­ла­ры та­тар те­лен­нән олим­пи­а­да­ның рес­пуб­ли­ка эта­бын­да ях­шы нә­ти­җә­ләр бе­лән кай­ту­ын бел­гәч үт­те.

- Эн­җе ха­ным, үзе­гез бе­лән якын­нан­рак та­ныш­ты­рып ки­те­гез әле.
Мин ту­мы­шым бе­лән Сар­ман ра­йо­ны Өч-Өй­ле Сак­лау авы­лын­нан. Әти­ем Әз­һәм - го­мер буе ме­ха­ни­за­тор, әни­ем - Ли­ю­зә - кыр эш­че­се бу­лып эш­лә­де­ләр. Авыр хез­мәт­не җи­ге­леп тарт­кан­га­дыр, алар без­нең, өч кыз­ның, укып бе­лем алу­ла­рын бик те­лә­де­ләр. Бә­лә­кәй чак­тан үк без әти-әни­нең дө­рес тәр­би­я­сен кү­реп үс­тек. Без­нең өй­дә үза­ра дус­та­нә мө­нә­сә­бәт, йом­шак, ягым­лы итеп сөй­лә­шү, бар­лык эш-мә­шә­кать­ләр­не бер­гә­ләп баш­кар­гач, га­зе­та-жур­нал­лар, ма­тур әдә­би­ят уку тәр­ти­бе ку­ел­ган иде. Әле дә исем­дә, "Ка­зан ут­ла­ры" жур­на­лын чи­рат то­рып укый идек, шу­ңа да мин ба­ла­чак­тан та­тар әдип­лә­ре­нең әсәр­лә­ре ни­ге­зен­дә ру­хи як­тан тәр­би­я­лән­дем, дип әй­тә алам. Без, әти-әни ки­ңәш­лә­рен то­тып, үзе­без­гә оша­ган һө­нәр­ләр­не сай­ла­дык: бе­ре­без - фельд­шер, ике­без - укы­ту­чы бул­ды.Сак­лау­баш ур­та мәк­тә­бен тә­мам­ла­гач, Ала­бу­га дә­ү­ләт пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­ты­ның фи­ло­ло­гия фа­куль­те­ты­на укыр­га кер­дем, мак­са­тым: рус те­ле һәм әдә­би­я­ты, та­тар те­ле әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы бу­лу. Рус те­ле һәм әдә­би­я­ты­на мин ае­ру­ча га­шыйк, чөн­ки сый­ныф җи­тәк­че­без Мор­та­зи­на Рәм­зия Хәй­дә­ров­на дә­рес­лә­ре бик ма­тур уза иде. Ин­с­ти­тут­та ти­рән бе­лем­ле, көч­ле мө­гал­лим­нәр­дән бе­лем ал­дык.Ул ел­лар­ны мин һәр­чак са­гы­нып ис­кә алам.

Ин­с­ти­тут­ның икен­че кур­сын­нан баш­лап би­шен­че курс­ка ка­дәр, без Чал­лы­ның икен­че мәк­тәп-гим­на­зи­я­сен­дә прак­ти­ка уз­дык, чөн­ки пе­да­го­гия фә­нен­нән укы­ту­чы Шә­ри­по­ва Тәс­ки­рә Ба­ри­ев­на үзе бе­лем ал­ган мәк­тәп­не бик хөр­мәт итә иде. Ми­нем яз­мы­шым хәл ител­де: уку­ны кы­зыл дип­лом­га тә­мам­ла­гач, мин Чал­лы­да үзе­мә та­ныш бул­ган бер­дән­бер мәк­тәп­кә эш­кә кил­дем. Бик җы­лы ка­бул ит­те­ләр, шу­лай итеп хез­мәт юлым­ны рус те­ле һәм әдә­би­ят укы­ту­чы­сы бу­лып баш­ла­дым. Ки­я­ү­гә чы­гып, ба­лам ту­ган­нан соң эшем­не та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы бу­ла­рак дә­вам ит­тем. Си­зел­ми­чә, 22 ел го­мер узып кит­кән. Без­нең эш­ләү дә­ве­рен­дә ил тор­мы­шы­да һәм мә­га­риф сис­те­ма­сын­да бик күп үз­гә­реш­ләр бул­ды.

Эш күр­сәт­кеч­лә­ре­нә кил­гән­дә, өч ел рәт­тән "Иң ях­шы укы­ту­чы", ике ел дә­ва­мын­да "Укы­ту­чы-экс­перт" гран­тын от­тым; өч ел Бер­дәм Рес­пуб­ли­ка тес­тын­да яз­ма­ча баш­ка­рыл­ган эш­ләр­не тик­ше­рү ко­мис­си­я­сен­дә экс­перт бу­ла­рак эш­лә­дем. Кы­рык­тан ар­тык фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­ләр­дә җи­ңү­че һәм при­зер уку­чы­ла­рым, өч ел дә­ва­мын­да "Ил­һам" Бө­тен­рә­сәй яшь язу­чы­лар бәй­ге­сен­дә җи­ңү­че уку­чы­ла­рым бу­лу­ы­на ку­а­нам. Биш ел дә­ва­мын­да "Ми­нем гим­на­зи­ям" га­зе­та­сы­ның мө­хәр­рир-ко­ор­ди­на­та­ры.
Бы­ел гим­на­зия ди­рек­то­ры Фир­дү­сә Әю­по­ва бе­лән бер­лек­тә гим­на­зия уку­чы­ла­ры­ның иҗат­ла­рын туп­лап, "Мин дөнь­я­ны ачам" ки­та­бын чы­гар­дык. Бу җы­ен­тык­ка Язу­чы Ай­дар абый Хә­лим баш­лам сүз язып, хез­мә­те­без­гә юга­ры бәя бир­де. "Бер­гә­ләп укый­быз" про­ек­ты кы­са­ла­рын­да гим­на­зи­я­гә ку­нак итеп ча­кы­рыл­ган Ра­бит абый Ба­тул­ла, шә­һә­ре­без­дә яшәп иҗат итү­че язу­чы Ай­гөл Әх­мәт­га­ли­е­ва, Г.Ка­мал ар­тис­ты Лу­а­ра Ша­кир­җан, бу җы­ен­тык бе­лән та­ныш­кач, үз­лә­ре­нең уңай фи­кер­лә­рен ва­кыт­лы мат­бу­гат һәм те­ле­ви­де­ние аша чы­гыш ясап, җы­лы итеп без­гә җит­кер­де­ләр.
Бү­ләк­ләр­гә кил­гән­дә, Яр Чал­лы шә­һәр мә­га­риф ида­рә­се һәм Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы фән һәм мә­га­риф ида­рә­сен­нән тап­шы­рыл­ган мак­тау гра­мо­та­ла­ры­на ия.

- Бы­ел­гы та­тар те­ле бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка олим­пи­а­да­сын­да сез­нең бер­ни­чә уку­чы­гыз ях­шы нә­ти­җә­ләр күр­сәт­кән икән. Шул ту­ры­да да тәф­сил­ләб­рәк сөй­лә­сә­гез иде.

- Та­тар те­лен­нән һәм әдә­би­я­тын­нан Рес­пуб­ли­ка олим­пи­да­ла­рын­да ста­биль

­рә­веш­тә при­зер уку­чы­лар тәр­би­я­ләү 2013 нче ел­дан баш­лан­ды. Ул ел­ны Яз­гөл Дә­ү­ли­е­ва та­тар те­лен­нән олим­пи­а­да­да җи­ңү яу­лау­дан бер балл­га ка­лыш­кан иде. Икен­че ел­ны Яз­гөл янә­шә­се­нә Ләй­сән Гай­фет­ди­но­ва бас­ты, 2015 ел­га - Гөл­наз Са­бир­җа­но­ва, Гү­зәл Әми­ро­ва, Али­нә Сол­та­но­ва (ике­се дә бе­рәр балл бе­лән бе­рен­че урын­нан ка­лыш­ты­лар), бы­ел Ай­сы­лу Иша­ли­на өс­тәл­де, ан­нан әдә­би­ят фә­нен­нән Ли­лия Мул­ла­га­ли­е­ва, Ал­су­лар Гыйль­ма­но­ва...

Го­му­мән, соң­гы биш ел­да рес­пуб­ли­ка олим­пи­а­да­сын­да ике җи­ңү­че, ун­бер при­зер уку­чым бул­ды. Бы­ел 5-6 сый­ныф уку­чы­ла­ры Ай­сы­лу Иша­ли­на бе­лән Али­нә Сол­та­но­ва - рес­пуб­ли­ка­дан шә­һә­ре­без­гә җи­ңү­че, Әми­ро­ва Гү­зәл бе­лән Гыйль­ма­но­ва Ал­су при­зер бу­лып кайт­ты­лар. Мин уку­чы кыз­ла­рым­ның нә­ти­җә күр­сәт­кеч­лә­ре­нә чик­сез шат һәм алар бе­лән го­рур­ла­нам.

- Эн­җе ха­ным, җи­ңү күк­тән төш­ми, ул - зур ты­рыш­лык нә­ти­җә­се, ки­ле­шә­сез­дер? Олим­пи­а­да­да шун­дый уңыш­лар­га ире­шү өчен, сез­нең, мө­га­ен үз сис­те­ма­гыз бар­дыр?
- Әл­бәт­тә, эш­тә сис­те­ма бу­лыр­га ти­еш. Мин та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы бу­лып эш­лә­вем­нең икен­че елын­нан шә­һәр­кү­ләм олим­пи­а­да эш­лә­рен тик­ше­рү ко­мис­си­я­сен­дә эш­лим. Ел­дан ел би­рем­нәр­нең кат­лау­ла­на ба­ру­ын кү­зә­тәм. Без­нең кул ас­тын­да олим­пи­а­да­га әзер­лә­нү өчен ки­тап­лар, җы­ен­тык­лар, да­и­ми туп­лап ба­рыл­ган олим­пи­а­да би­рем­нә­ре бар. Гим­на­зи­я­нең ки­тап­ха­нә­се ис­кит­кеч бай. Та­тар те­лен­нән чык­кан өч том­лы грам­ма­ти­ка, төр­ле сүз­лек­ләр, тел бе­ле­ме бү­лек­лә­ре бу­ен­ча мах­сус җы­ен­тык­лар бар.

Гим­на­зия ди­рек­то­ры Фир­дү­сә Фа­на­вис кы­зы ты­рыш­лы­гы бе­лән икен­че ел дә­ва­мын­да КФУ мө­гал­лим­нә­ре бе­лән рус те­ле һәм әдә­би­я­ты та­тар те­ле һәм әдә­би­я­тын­нан он­лайн-дә­рес­ләр оеш­ты­ры­ла. Олим­пи­а­да­да кат­на­шу­чы ба­ла­лар­ның әти-әни­лә­ре эш­нең җа­вап­лы­лы­гын то­еп, без­гә һәр­да­им яр­дәм күр­сә­тә­ләр.
Оли­ми­а­да күр­сәт­ке­че ул - сә­ләт­ле уку­чы, аның баш­лан­гыч сый­ныф укы­ту­чы­сы, ата-ана­сы, хә­зер­ге фән укы­ту­чы­сы, гим­на­зия ад­ми­нис­т­ра­ци­я­се, чит­тән өс­тә­мә бе­лем би­рү­че оеш­ма­ның ур­так эш күр­сәт­ке­че
Олим­пи­а­да­да җи­ңү­че бу­лу өчен, уку­чы­да төп­ле бе­лем­нән тыш, өч төр­ле сый­фат бу­лыр­га ти­еш. Бе­рен­че­се - бер­төр­ле­лек­тән ко­ты­ла алу сә­лә­те; икен­че­се -бил­ге­сез­лек шарт­ла­рын­да чи­ше­леш юл­ла­рын эз­ләү, та­ба бе­лү; өчен­че­се - проб­ле­ма­лар­ны ачык­лый алу сә­лә­те.
Мон­нан тыш ба­ла шә­хес­кә хас ае­рым сый­фат­лар­га ия бу­лыр­га ти­еш: пөх­тә­лек, са­быр­лык, үҗәт­лек, кы­ю­лык һ.б. Иҗа­ди эш­чән­лек тәҗ­ри­бә­се­нә ия бу­ла бар­ган са­ен, уку­чы­лар­ның бе­лем сый­фа­ты кү­тә­ре­лә, ягъ­ни ин­тел­лек­ту­аль мөм­кин­лек­ләр үсеш ала. Бу иҗа­ди һәм ин­тел­лек­ту­аль сә­ләт­нең үза­ра ур­так үсе­ше­нә ки­те­рә.

- Сез эш­лә­гән гим­на­зия мил­ли мо­хит­не сак­лау­да үзе­нең фи­да­карь хез­мә­те бе­лән бил­ге­ле. Эн­җе ха­ным, ни­чек ире­ше­лә мо­ңа?
Бү­ген­ге көн­дә те­ле­без кай­лар­да сак­ла­на, нин­ди да­и­рә­ләр­дә яң­гы­рый, иҗа­ди сә­ләт кай­да ачы­ла? Га­и­лә­дә. Мәк­тәп­тә. Дө­рес­рә­ге, шу­лай бу­лыр­га ти­еш. Әм­ма зат­лы, клас­сик тел­нең, сә­ләт­нең ни­гез-ку­ы­шы - мат­бу­гат. Ки­тап­ха­нә ала тор­ган га­зе­та - жур­нал­лар­дан тыш, һәр ба­ла, һәр сый­ныф үзе те­лә­гән ва­кыт­лы мат­бу­гат­ка язы­ла ала . "Са­бан­туй", "Ял­кын", "Са­ла­ват кү­пе­ре", "Кө­меш кың­гы­рау", "Мур­зил­ка", "Нау­ка и жизнь" һ.б. Бу га­зе­та -жур­нал­лар­да үз­лә­ре­нең, дус­ла­ры­ның иҗат җи­меш­лә­рен кү­рү иҗа­ди сә­ләт­не та­гын да үс­те­рү­гә этәр­геч ясый.
Мәк­тәп­ләр­дә кү­ре­нек­ле шә­хес­ләр бе­лән оч­ра­шу­лар, язу­чы­лар бер­ле­ге яр­дә­мен­дә әдә­би­ят-сән­гать көн­нә­ре оеш­ты­ру күр­кәм га­дәт­кә әй­лән­де. Кү­ре­нек­ле шә­хес­ләр­дән: Ра­зил Вә­ли­ев, Ра­вил Фәй­зул­лин, Рә­диф Га­таш, Ай­дар Хә­лим, Фә­ү­зия Бәй­рә­мо­ва, Фа­кил Са­фин, Рә­шит Бә­шәр, Рә­зи­нә Мө­хи­яр, Әл­фия Сит­дый­ко­ва, Ай­гөл Әх­мәт­га­ли­е­ва, Та­тар кон­грес­сы вә­кил­лә­ре, Та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры ар­тист­ла­ры - гим­на­зи­я­дә оч­ра­шу­лар­да бу­лып кит­кән шә­хес­ләр. "Бол­гар" бию ан­сам­бле, Мин­зә­лә дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры, Тү­бән Ка­ма кур­чак те­ат­ры, Чал­лы дра­ма те­атр­ла­ры­ның гим­на­зи­я­гә ки­леп, ба­ла­лар ал­дын­да чы­гыш ясау­ла­ры ту­ган те­ле­без бе­лән кы­зык­сы­ну­ны арт­ты­ра, хал­кы­быз­ның ми­ра­сын ти­рән­тен өй­рә­нү­гә зур этәр­геч ясый, иҗа­ди сә­ләт үс­те­рү­гә җир­лек хә­зер­ли.
"Ак кау­рый", "Нә­фис сүз ос­та­сы", "Та­тар­стан ди­гән Ва­та­ным бар, та­тар ди­гән бө­ек хал­кым бар", "Мин бит та­тар ма­лае" , "Ил­һам" ди­гән бәй­ге­ләр уку­чы­лар­да ту­ган тел­не, го­реф- га­дәт­ләр­не, та­ри­хы­быз­ны их­ти­рам итү хи­се уя­та­лар. Шу­лар­ны ис­кә алып, без уку­чы­лар­ны сәх­нә­гә, три­бу­на­га чы­га­рып, ту­ган тел­дә сөй­ләш­те­рер­гә, ара­лаш­ты­рыр­га ты­ры­ша­быз, чөн­ки бу ча­ра­лар, һич­шик­сез, ба­ла­ның иҗа­ди сә­лә­тен үс­те­рү­гә бу­лыш­лык итә­ләр. Гим­на­зи­я­нең та­тар һәм рус те­лен­дә чы­гу­чы "Ми­нем гим­на­зи­ям" -"Моя гим­на­зия" га­зе­та­сы бар.
Сис­те­ма­лы үтә тор­ган фән­ни-прак­тик кон­фе­рен­ци­я­ләр­дә үз про­ект­ла­рын як­лап чы­гыш ясау, го­му­мән, про­ект тө­зү эш­чән­ле­ге уку­чы­ның акыл һәм ру­хи үсе­шен ка­мил­ләш­те­рер­гә яр­дәм итә. Мон­дый фән­ни - эз­лә­нү эш­чән­ле­ге уку­чы­лар­да үз иҗат мөм­кин­лек­лә­рен ачык­лар­га, үз - үзең­не баш­ка­лар­га күр­сә­тә алыр­га, ягъ­ни иҗа­ди шә­хес сый­фат­ла­ры тәр­би­я­лә­ү­гә этәр­геч бу­лып то­ра.
Соң­гы ел­лар­да мәк­тәп тор­мы­шын­да ата - ана­лар бе­лән эш­лә­ү­нең күп ке­нә яңа фор­ма­ла­ры да иҗа­ди сә­ләт тәр­би­я­лә­ү­гә юнәл­де­рел­де. "Ми­нем га­и­ләм", "Иң ка­дер­лем - әни­ем" ак­ци­я­лә­ре ,"Ми­нем га­и­ләм та­ри­хы - ту­ган як та­ри­хы­ның бер сә­хи­фә­се" со­чи­не­ни­е­ләр бәй­ге­се, "Нә­сел шә­җә­рә­се" кон­кур­сы, "Бу­ын­нар бе­лән оч­ра­шу" ки­чә­лә­ре үт­кә­ре­лә. Бы­ел "Хә­ят" клу­бы эш­ли баш­ла­ды.
Әл­бәт­тә, күп нәр­сә укы­ту­чы­ның ты­рыш­лы­гы­на, җа­вап­лы­лы­гы­на бәй­ле. Мәк­тәп­тә нин­ди ге­нә уңай­лык­лар ту­ды­рыл­ма­сын, эш­кә ва­ем­сыз ка­раш хө­кем сөр­гән оч­рак­та, иҗа­ди шә­хес тәр­би­я­лә­ү­дә ти­еш­ле нә­ти­җә­гә ире­шеп бул­ма­я­чак. Һәм ки­ре­сен­чә, иҗат ял­кы­ны бе­лән яну­чы мө­гал­лим, ти­еш­ле мөм­кин­лек­ләр бул­ма­ган оч­рак­та да, ба­ла­ны күп нәр­сә­гә, Э.Кант әйт­кән­чә " уй­лар­га, иҗат итәр­гә өй­рә­тә ала".

- Эн­җе ха­ным, бү­ген­ге көн­дә та­тар те­ле укы­ту­чы­сын ни­ләр бор­чый? Ни­ләр сө­ен­де­рә?

- Ту­ган те­ле­без­гә ка­ра­та сә­я­сәт Та­тар­стан­да яшә­гән мил­ләт җан­лы бер ге­нә ке­ше­не дә би­та­раф кал­дыр­ма­ган­дыр. Чал­лы шә­һә­рен­дә та­тар те­лен өй­рә­нү­нең ти­еш­ле юга­ры­лык­ка ку­ел­ган икә­не­нә ми­нем има­ным ка­мил. Бик күп та­ныш укы­ту­чы­лар­ның-та­тар те­ле һәм әдә­би­ят укы­ту бу­ен­ча эш тәҗ­ри­бә­се һәм ти­рән бе­ле­ме бул­ган укы­ту­чы­лар­ның - ча­ра­сыз­лык­тан рус те­ле һәм инг­лиз те­ле укы­ту­чы­сы бу­лып кү­чү­лә­ре­нә йө­рә­гем әр­ни. Ми­нем фи­ке­рем­чә, ба­ла, ка­мил итеп, иң бе­рен­че үз ту­ган те­лен бе­лер­гә, ан­нан баш­ка тел­ләр­не өй­рә­нер­гә һәм хөр­мәт итәр­гә ти­еш.
Бер­кем­гә дә сер тү­гел, соң­гы ел­лар­да та­тар те­ле һәм әдә­би­ят укы­ту­чы­сы бе­лән сан­ла­ша баш­ла­ган­нар иде.
Ми­не шу­ны­сы сө­ен­де­рә: ту­ган тел дә­рес­лә­ре ти­рә­сен­дә бә­хәс рес­пуб­ли­ка граж­дан­на­рын би­та­раф кал­дыр­ма­ды. Без та­тар җыр­чы­ла­ры­ның, ар­тис­ла­ры­ның, язу­чы­ла­ры­ның ту­ган тел­не як­лау­га ом­ты­лу­ла­ры­ның ша­һи­те бул­дык.

Бү­ген ту­ган те­ле­без­гә, әдә­би­я­ты­быз­га, та­ри­хы­быз­га мә­хәб­бәт­не сак­лау өчен бу фән укы­ту­чы­ла­рын­нан ике­лә­тә ты­рыш­лык, өч­лә­тә ос­та­лык ки­рәк.
Эн­җе ха­ным­ның олим­пи­а­да­да җиң­гән кыз­ла­ры бе­лән дә сөй­лә­шеп ал­дык. Мин алар­дан "Та­тар те­ле ни­гә ки­рәк соң ул?" ди­гән со­рау­ны би­рү­че­гә җа­вап­ла­ры нин­ди бу­лыр икән дип кы­зык­сы­нам. Күз­лә­ре­нә чык­кан ап­ты­рау- га­җәп­лә­нү­лә­рен яшер­ми­чә ("Ни­чек ин­де? Без­нең ту­ган тел бит ул!") , алар те­ле­без­нең ата-ба­ба­ла­ры­быз­дан кал­ган зур ми­рас бу­лу­ын, аны сак­лау хә­зер­ге бу­ын­ның бу­ры­чы бу­лу­ын дә­лил­ләр­гә то­ты­на­лар. Рә­хәт бу­лып ки­тә. Ту­фан ага Миң­нул­лин исә шул со­рау­ны би­рү­че­гә "ме­нә си­нең ши­кел­ле ах­мак­ка "ах­мак" дип әй­тү өчен" ди­гән бу­ла...

Шә­һә­ре­без­дә яшә­ү­че, нин­ди ге­нә шарт­лар­да да ту­ган те­ле­без­не, мил­ли тәр­би­я­не сак­лап ка­лыр­га те­ләп, фи­да­карь­ләр­чә хез­мәт ку­ю­чы Эн­җе ха­ным­га һәм аның ке­бек мөх­тә­рәм зат­лар­га олы рәх­мә­те­без­не иреш­те­рә­се ки­лә.

Ли­лия Фәт­та­хо­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев