Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөрәгемне бирер идем, кызым гына авырмасын...

Гүзәл Әхмәтшинаны сәламәтләндерү өчен якыннары ни генә эшлә­ми. Әнисе Гөлнур ханым бала­сы­ның ярдәм сораган моңсу күзләренә карап, ни дип тә әйтергә белми. - Балаларымны берүзем аякка бастырдым. Кызымның шулай ки­нәт кенә авырып китәсен күз алдына да китермәдем. Тик берни эш­ләп булмый икән шул. Кирәк икән, йөрәгемне бирер идем. Кызым гына...

- Әтиебез бакыйлыкка күч­кән­дә миңа - 14, Гүзәлгә 8 яшь иде. Әле кечкенә энебез Равил дә бар. Без - өч баланы әниебез берүзе аякка бастырды. Өчебезгә дә югары белем бирде, - дип сөйли Гүзәлнең апасы Әлмирә. Гөлнур апа Казахстанда туып үскән. Казанга югары белем алырга килгәч, булачак ире бе­лән таныша. Гаилә коргач, бераз гына Казанда яши­ләр дә иренең туган ягы Кукмарага күченәләр.

Әлмирәнең дә, Равилнең дә - үз гаиләләре. Гүзәл дә, бәхетле булырмын, балалар үстерермен дип, кияүгә чыга. Озак та үтми, авырга уза. Тик бәхетенә күз тия аның. Карынындагы сабый үсми, җан бирә. Сабыен көтеп тә, кулларына тотып сөя алмавын ул бик авыр кичерә. Инде бу яралар онытылды ди­гәндә, ире белән аралары суынып китә. Шул вакытта Гүзәл хастаханәгә эләгә. 2016 елның 16 ноябрендә үзендә яман чир барлыгын белгән Гүзәл 16 декабрьдә ире белән аерылыша. Үзенчә иренең газаплануын теләмим дисә дә, ул бу хәлләрне бик авыр кичерә. Ярты ел саен медицина күзәтүе үтеп торган ханым баштарак авырып кит­кәне­нә ышанмый да. Әмма та­биб­лар эчендә сулы шеш барлыгын күреп ала. Операцияне тиз арада ясасалар да, никтер анализларны озак көттерәләр.

- Бер ай узгач, аптырап, табиб­лар янына үзем бардым. Баксаң, сеңлемдә яман чир икән. Кү­кәй­лекләрендәге чир башка органнарына күчәргә өлгергән. Без аны тиз генә химия курслары алырга дип хастаханәгә салдык. Әмма күпме генә дәваланса да, алар Гүзәлгә килешмәде. Шуннан соң ярдәм итә алырлык хастаханә эзли башладык. Мәскәү табиблары сеңлемне дәваларга ризалашты,- ди Әлмирә.

Гүзәл савыксын өчен бер бел­мәгән кешеләр дә матди ярдәм күрсәтә икән. Башкала табиблары да өметне өзми. Алар Гүзәл­нең тереләсенә ышандыра. Әмма моның өчен акча кирәк. Дәвалау курслары һәм операция өчен 2 миллион сумнан артык акча сорыйлар. Танышлары, дуслары, туганнары, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән бу сумманың яртысын җыйганнар инде. "Моңа кадәр Җир йөзендә шуның кадәр күп игелекле кешеләр бардыр дип уйламый идем. Сеңлем авырып киткәч, дөньяга башкача карый башладым. Безгә ярдәм ит­кән кешеләргә мең рәхмәт. Гүзәл­нең элеккеге иренә дә булышып торганы өчен рәхмә­темне җит­керәм", - ди апасы Әлмирә.

Әлегә Гүзәл Казанда яши. Ире белән аерылышкач, яшәр урыны калмаса да, туганнары, дуслары ташламый. "Әниемнең дус хатыны үзендә яшәтә. Гүзәлгә ярдәм итәр өчен әни Кукмарадан би­регә килде. Ничек тә сеңлебезне терелтә­себез килә. Аның исән-сау аякка басуын, сәламәтләнүен телибез. Әмма чит кешеләрдән дә ярдәм сорамыйча булмый. Безнең гаи­ләгә булдыра алганча матди ярдәм күрсәтсәгез иде", - ди Әлмирә. Гү­зәлгә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Карта Сбербанка: 4276 8620 2460 1561
(әнисе Әхмәтшина Гөлнур Нургаян кызы исеменә ачылган).
Яндекс деньги - номер кошелька: 4100 1502 443 7186
PayPal - posweetu@gmail.com
МТС смс на номер +79172471837 с текстом: #перевод СуммаПеревода
Например:#перевод100 (где 100 сумма перевода,может быть любой)
МЕГАФОН *133*сумма перевода* 9276727775#вызов
БИЛАЙН *145*9655985081*сумма перевода#вызов

Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев