Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөргән таш шомара

Ә­ле­ге яшь әни бү­ген­ге көн­дә Чал­лы­да ире бе­лән ике ба­ла тәр­би­я­ли: кеч­ке­нә­се­нә 4 ай, олы кы­зы­на ике яшь. Мон­нан бер­ни­чә ел элек аны коу­чинг ва­кы­тын­да, Син­га­пур­дан кил­гән мө­гал­лим­гә тәр­җе­мә­че бу­лып тор­ган ча­гын­да, күр­гән идем. Яңа Чиш­мә­дә ту­ып үс­кән, та­тар сый­ны­фын тә­мам­ла­ган оял­чан гы­на, тый­нак кы­на кыз­ның (ул ми­нем уку­чым) үз-үзен...

Ә­ле­ге яшь әни бү­ген­ге көн­дә Чал­лы­да ире бе­лән ике ба­ла тәр­би­я­ли: кеч­ке­нә­се­нә 4 ай, олы кы­зы­на ике яшь. Мон­нан бер­ни­чә ел элек аны коу­чинг ва­кы­тын­да, Син­га­пур­дан кил­гән мө­гал­лим­гә тәр­җе­мә­че бу­лып тор­ган ча­гын­да, күр­гән идем. Яңа Чиш­мә­дә ту­ып үс­кән, та­тар сый­ны­фын тә­мам­ла­ган оял­чан гы­на, тый­нак кы­на кыз­ның (ул ми­нем уку­чым) үз-үзен то­ты­шын­да­гы та­би­гый­лык, ир­кен­лек сок­лан­дыр­ган иде: го­мер буе зур ау­ди­то­рия бе­лән эш­лә­гән дә тәр­җе­мә­че эше го­мер­лек һө­нә­ре ди­яр­сең. Мин бел­гән Ру­мия хәт­та тыш­кы кы­я­фә­те бе­лән дә үз­гәр­гән: мөс­ли­мә­ләр ки­е­мен ки­гән.

- Ру­мия, иң элек Аме­ри­ка­да бул­ма­ган ке­ше бу­ла­рак, "Ни­чек ан­да?" дип со­рыйм әле.

- Әй­бәт ан­да яшә­ү­лә­ре. Хә­зер­ге көн­дә мин Аме­ри­ка­га бар­дым дип бер­кем­не дә шак­кат­ты­рып бул­мый аны­сы. Олы­сы-ке­че­се, җае чык­са, диң­гез ар­ты­на ба­рып кай­ту ягын ка­рый. Мин дә ин­с­ти­тут­та укы­ган­да кы­зы­гып йөр­дем-йөр­дем дә, 5 курс­ны тә­мам­ла­гач, тә­вә­кәл­ләп, АКШ­ка юл тот­тым. Дө­рес­рә­ге, бер­ни­чә кыз идек юл­га куз­гал­ган­да. Ерак 2009 ел иде бу. Аме­ри­ка бө­тен­ләй баш­ка дөнья ул: аны сүз бе­лән сөй­ләп бе­те­реп ке­нә бул­мый, үзе­ңә ба­рып яшәп ка­рар­га ки­рәк. Ки­леп тө­шү­гә үк һа­ва­ның, җир­нең, го­реф-га­дәт­ләр­нең, го­му­мән, яшә­еш­нең баш­ка бу­лу­ын кү­рә­сең.

Баш­та, әл­бәт­тә, үзәк­кә үтеп са­гын­дыр­ды. Авыл бе­лән Ка­зан­нан ерак ки­теп тә, озак­ка ки­теп тә яшә­гән ке­ше тү­гел бит. Бер ай буе күк­тә оч­кан са­мо­лет­лар­га ка­рап, ай­ны эз­ләп йөр­дем, әни­ем­не са­гын­дым. Әле ярый те­ле­фон бе­лән ин­тер­нет бар: аның бе­лән һәр­көн­не ди­яр­лек сөй­лә­шеп тор­дык. Шу­лай да деп­рес­сия-фә­лән бул­ма­ды, ке­ше­ләр­гә тиз ия­лән­дем. Дүрт ел яшәп, ки­ре Рос­си­я­гә кайт­кан­да, рус­ча авыр­лык бе­лән сөй­лә­шә идем.

- Рос­си­я­дән ки­лү­че­ләр­гә мө­нә­сә­бәт ни­чек ан­да?

- Ми­нем Рос­си­я­дән бу­лу­ы­ма ис­лә­ре кит­мә­де, мө­сел­ман бу­лу­ы­ма шак­кат­ты­лар, ди­мәк, мил­лә­тең рус тү­гел, ди­де­ләр. Та­тар ди­гән сүз­не аме­ри­ка­лы­лар бел­ми­ләр дә. Ишет­кәч, сөй­ләп күр­сәт әле үз те­лең­дә, дип кы­зык­сы­ну­чы­ла­ры бул­ды. Те­ге яки бу мил­ләт­кә, дин­гә аер­мый­лар ан­да. Бө­те­не­се­нең дә хо­кук­ла­ры ти­гез. Ми­ңа ан­да кы­рын ка­рау­чы бул­ма­ды.

- Аме­ри­ка­да та­тар­лар бе­лән ара­ла­ша идең­ме? Та­тар­лар бар­лы­гын сиз­дең­ме?

- Аме­ри­ка­да ел са­ен Са­бан­туй үт­кә­ре­лә. Оеш­ты­ру­чы­ла­ры ме­нә ди­гән итеп үт­кә­рә­ләр. Шул Са­бан­туй­да та­ны­шып, бер-бер­лә­ре­нә ку­нак­ка йө­ре­шә­ләр, дус­ла­ша­лар. Хәт­та шун­да та­ны­шып га­и­лә ко­ру­чы­лар да бар. Мин баш­та­рак та­тар­лар бе­лән ара­лаш­ма­ган идем, соң­рак кы­на бу ту­ры­да бе­леп ал­дым. Көн дә ту­ган­на­рым бе­лән сөй­лә­шеп тор­гач, ту­ган те­лем­нән ае­ры­лып то­ру­ым­ны бик сиз­мә­дем дә.

- Тук­ла­ну ни­чег­рәк ан­да?

- Тук­ла­ну кү­бе­сен­чә ка­фе­лар­да. Ми­нем өчен иң га­җә­бе: җы­ер­чык бе­лән би­те-ку­лы тул­ган әби­ләр­нең ирен бу­яп, ка­фе­га ир­тән­ге аш­ка ба­ру­ла­ры иде. Без­нең тәм­ле кой­мак, пә­рә­мәч­ләр пе­ше­реп, ба­ла­ла­рын, онык­ла­рын сый­лау­чы әби­ләр­не күз ал­ды­на ки­те­рә идем дә гел ап­ты­рый идем шу­ңа. Бер­гә бик си­рәк ашый­лар. Мин үзем өй­дә пе­шер­дем, шим­бә­лә­рен рес­то­ран яки ка­фе­да ашый идем, кай­ва­кыт эш­кә дә за­каз яса­га­ным бул­ды.

- Аме­ри­ка­ның нин­ди шта­тын­да, кай­сы шә­һә­рен­дә яшә­дең? Баш­ка җир­ләр­гә чы­гып йө­рү мөм­кин­ле­ге бул­ды­мы?

- Пен­силь­ва­ния шта­тын­да яшә­дем. Баш­та­рак мон­нан кит­кән кыз­лар бе­лән фа­тир алып тор­дык, ан­на­ры кай­сы­быз кая та­ра­лы­шып бет­тек. Ан­да­гы бә­я­ләр­не мон­да­гы бе­лән ча­гыш­ты­рып бул­мый. Ипи­не 1-2 дол­лар­га ала идем ди­сәм, 60-120 сум­лык нин­ди ипи ул дип га­җәп­лә­нер­гә ки­рәк­ми, ан­да ул иң ар­зан ик­мәк. Әл­бәт­тә, хез­мәт ха­кы да баш­ка төр­ле. Бәй­рәм кө­нен­дә эш­лә­сәң ар­тыг­рак тү­ли­ләр. Га­и­ләм бул­ма­гач, мин еш кы­на шу­лай эш­лә­дем дә. Ә ял көн­нә­рем­дә, 2-3 көн ял бул­са, баш­ка шә­һәр­гә ба­рып кай­тыр­га ты­ры­ша идем. Фи­ла­дель­фия, Хар­рис­бург, Нью-Йорк, Нью Дҗер­си, Бал­ти­мор, Ат­лан­тик Си­ти, Оу­шен Си­ти һәм баш­ка ваг­рак шә­һәр­ләр­дә бул­дым... Ан­да ба­рып төш­кәч, бө­тен нәр­сә яңа, кы­зык, ә то­ра-ба­ра кы­зык бе­тә, ия­лә­шә­сең һәм һәр­ва­кыт фо­то­ап­па­рат то­тып йөр­ми баш­лый­сың. Гел шу­лай бит ул: без­нең ил­гә кил­гән ту­рист­лар да аһ-ваһ ки­леп сок­ла­ну­ла­рын бел­де­рә­ләр, ә без ул ма­тур­лык­ка ин­де ия­лән­гән, шу­лай ти­еш ке­бек ка­бул итә­без. Шу­лай да, мөм­кин­лек бул­са, та­гын ба­рыр идем.

- Инг­лиз те­лен бе­лү­ең җи­тәр­лек бул­ды­мы?

- Инг­лиз­чә бел­ми идем ди­сәм, дө­рес бул­мас, ин­с­ти­тут­та өй­рәт­те­ләр. Аме­ри­ка­га бар­гач, ан­да­гы­ча сөй­лә­шә баш­лый­сың икән. Зур-зур җөм­лә­ләр, авыр сүз­ләр кул­лан­мый­лар алар, баш­тан га­ди ара­ла­шу җөм­лә­лә­рен өй­рән­дем. Бри­та­ни­я­чә инг­лиз те­лен­дә сөй­лә­шү ки­рәк бул­ма­ды, аме­ри­ка­ны­кы - җи­ңе­ләй­тел­гән ва­ри­ант икән. Тиз үз­ләш­тер­дем.
- Оке­ан ар­ты иле­нең оша­ма­ган як­ла­ры да бул­ган­дыр бит?

- Ба­ла­лар­га ирек ар­тык күп би­ре­лә, ми­нем­чә. Алар тиз өл­ге­рә, кар­шы дә­шә­ләр, ачу­ла­нып бер сүз әй­тер­гә яра­мый. Ә ин­де га­зиз ба­ла­сы­ның те­ле­нә чы­да­мый­ча, ипи шүр­ле­ге­нә ме­неп төш­сә­ләр, әти-әни­лә­ре­нә по­ли­ция ча­кыр­тып штраф та сал­дыр­та ала­лар.

- Ә иң оша­га­ны нәр­сә бул­ды?

- За­кон сә­гать те­ле ке­бек эш­ли ан­да. Мин-мин­лек­ле, тә­кәб­бер ке­ше дә күр­мә­дем. Ты­рыш­саң, ба­ры­сы­на да ире­шер­гә бу­ла. Ан­да ке­ше­ләр җи­ңел яши­ләр, без­дә­ге ке­бек ва­тыл­мый­лар, нәр­сә те­лә­сә­ләр - шу­ны бул­ды­ра­лар. Эш уры­нын­да да ты­рыш­лы­гың­ны, акыл­лы бу­лу­ың­ны күр­сә­ләр, ал­га та­ба үсәр өчен яр­дәм итә­ләр.

Га­җәп­лән­дер­гә­не: ан­да кой­ма, кап­ка юк. Ма­тур итеп таш тро­ту­ар җәй­гән­нәр, ә ике йорт ара­сын­да чә­чәк­ләр я га­зон үс­те­рә­ләр. Ти­ен­нәр тә­рә­зә­гә ки­лә, тә­рә­зә ачык бул­са, өй­гә дә ке­реп чы­га­лар. Алар­га ти­ю­че юк. Бак­ча­да ку­ян по­ми­дор ашап, ба­ла­ла­ры­ның уй­на­га­нын су­зы­лып ятып кү­зә­тү­ен күр­гә­нем юк иде. По­ши­лар да бар. Төн­лә биш-ал­тау йө­ри­ләр. Алар­га да ти­ю­че юк. Ә све­то­фор­ны кө­теп тор­ган­да, күр­ше ли­ни­я­дә­ге ха­ным­ның кул­ла­рын сел­ки-сел­ки ми­ңа ни­дер аң­ла­тыр­га те­лә­вен кү­реп, тә­рә­зә­не тө­шер­гәч, ул ха­ным­ның "Куз­гал­ма­гыз, ма­ши­на­гыз ас­тын­да бәб­кә­лә­ре бе­лән үр­дәк то­ра", - ди­ю­ен ише­теп шак­кат­тым. Дө­рес­тән дә, мо­ңа ка­дәр ма­ши­на ас­тын­нан чы­гып, киң юл­ны ир­кен­ләп чы­гып ки­тү­че ана үр­дәк­не күр­гә­нем бул­ма­ган иде. 6 рәт ма­ши­на, све­то­фор уты­на игъ­ти­бар бир­ми­чә, бер оя үр­дәк­не юл аша чы­гар­ды­лар. Ма­тур кү­ре­неш иде!

Йөр­гән таш шо­ма­ра, ят­кан таш мүк­лә­нә, ди ха­лык. Дөнь­я­га ка­раш, хо­лык, тор­мыш кыйм­мәт­лә­ре дә ке­ше­нең шул дөнь­я­ны күб­рәк бе­лер­гә, аң­лар­га ты­ры­шу­ы­на бәй­ле үз­гә­рә­дер. Офы­гы киң­рәк бул­ган ке­ше­нең мак­сат-ом­ты­лыш­ла­ры да зу­рая, тор­мы­шын­да­гы ямь­ле гамь­нә­ре ар­та тор­ган­дыр.

Ли­лия Фәт­та­хо­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев